Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар галимнәре фәнни экспедиция оештыра

12-25 июнь көннәрендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Татарстанның Мөслим, Минзәлә районнарына фәнни экспедиция оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе, филология фәннәре кандидаты, экспедиция җитәкчесе Рөстәм Галиуллин хәбәр итте. “Без Мөслим һәм Минзәләнең 40тан артык авылларында фәнни тикшеренүләр алып барырга ниятләп торабыз, ди – Рөстәм Галиуллин. – Максатыбыз районнарның үзенчәлекләрен ачу. Ун кеше һәр юнәлеш буенча эш алып бара. Арабызда филология фәннәре докторлары Флера Баязитова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Язма һәм музыкаль мирасханә үзәгенең  өлкән фәнни хезмәткәре Венер Усманов, текстология бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зөфәр  Мөхәммәтшин, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Роза Солтанова һәм башкалар да бар. Бүгенгә Мөслимдә эшчәнлегебезне җәелдердек. Бу безнең комплекслы экспедиция дип атала”. Әлеге фәнни экспедиция Татарстан Республикасының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасы нигезедә алып барыла. Май аенда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтның гыйльми сәркатибе Рөстәм Галиуллин, язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Роза Солтанова Мөслим районында экспедицияне нәтиҗәле оештыруга багышланган фәнни семинар уздырган иде. Әлеге семинарда Мөслим муниципаль районының Совет аппараты хезмәткәрләре дә катнашты. Шул вакытта ук Мөслим районында узачак комплекслы экспедициянең максатлары тәгаенләнде, эш графигы кабул ителгән иде. “Безнең институт 2009 елдан башлап комплекслы экспедицияләргә чыга. Быел Башкорстанда да булып кайттылар. Моннан тыш Новосибирскига, Ульян өлкәләренә дә сәфәр оештырылачак. Башкарылган экспедицияләр буенча, “Хәзинәләребез” сериясеннән 20дән артык китап дөнья күрде. 1947-1949 елларда Минзәлә, Мөслим якларына галимнәр тарафыннан фольклор экспедицияләр оештырылган булган. Аның нәтиҗәләре институт архивында саклана. Быелгы сәфәрне оештыру алдыннан да бу тарихи материаллар белән җентекләп таныштык. Декабрь аена  яңа экспедициянең кулъязмасын эшләп бетерәчәкбез”, – дип ышандыра  галимнәребез.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев