– Яңа программаны кайбер шәһәр-районнарда тәкъдим иттегез инде. Халык ничек кабул итте? Тәнкыйть итүчеләр бармы? – Программага бик тырышып әзерләндек. Махсус декорацияләр дә ясаттык. Бу тамашачыны шаккатыру максаты да түгел, тамашаны кызыклы итеп оештырырга теләдек. Иң мөһиме – эшебезне яратып башкарабыз, безгә моны эшләү рәхәт. Концерт җырлар белән бергә үрелеп бара. Тамашачыга бик ошады. Халык шулкадәр кызыксынып карый ки, тамашаны бүлдермәс өчен тәнәфессез үткәрәбез. 2 сәгать 15 минут вакыт бер сулышта үтеп китә. Әлегә тәнкыйть сүзләре ишетелмәде. Бәлки килеп әйтергә кыенсыналардыр. Ләкин без тәнкыйтьтән курыкмыйбыз. Киресенчә, хаталарыбыз булса, шомартып җибәрер идек. Шуңа күрә үзебезгә килеп әйтсәләр, без шат кына! – Айгөл, Лилиянең төпчек улы Ильяска әле 6 ай гына. Гастрольләргә улын үзе белән йөртәме? – Әлбәттә, үзе белән алып бара. Бала карашырга безнең белән Лилиянең туганы да йөри. Ләкин безнең гастрольләр тыгыз графиклы түгел. Махсус шулай уйлаштык. – Машина тулы хатын-кыз белән ерак юлга чыгып китү куркытмыймы? - Ничә ел буе гастрольләрдә йөреп ияләнелгән инде, ул турыда уйлаган да юк. Без бит көчле ханымнар, авырлыкларга бирешмибез, бернидән курыкмыйбыз! Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын!
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев