Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дөньясы зур вакыйгага әзерләнә

2-6 августта Казанда Бөтендөнья татар конгрессының съезды узачак. Бу – конгрессның 25 еллык тарихында алтынчы корылтай. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, 130дан артык журналист катнашачак. Татар җәмәгать­челеге әлеге олуг җыеннан ни көтә? “ВТ” әнә шул сорауга җавап эзләде.

"Урамда да хәзер татар без"

Сарытау өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәи­се, Сарытау өлкәсе губернато­рының киңәшчесе, Татарстанның бу төбәктәге сәүдә вәкиле, эш­мәкәр Камил Әбләзов, конгресс төрле кыйтгаларда яшәгән татарлар арасында элемтәләр булдырып, бер-берсенә якынайтты, диг­ән фикердә. “Конгресстан Эве­рест үрләрен яулауны кө­тәргә кирәкми, ул максатчан рәвештә көндәлек эшне башкара. Көн дәвамында Япония, Үз­бәкс­таннан, ерак бер авылдан шалтыратып киңәш сорыйлар, Сабан туе кайда гына узмый, китаплар таратыла, мәктәпләр оеш­тырыла, аларның мәсьәлә­ләре тиз арада хәл ителә, кон­ференцияләр уздырыла, мәдәни чараларны әйтеп тә тормыйм… Без күпне күрми, белми дә калабыз. Моңа кадәр мондый эш бер дә башкарылмады бит. Соңгы 10 елны гына алыйк, телевидение, радиолар алга китте, алар арасында көндәшлек бар, Сары­тауның бәләкәй генә Алтата авылында “Татарстан – Яңа Гасыр” аша Америкада нишләп ятканнарын карыйлар. Төбәкләрдә тормыш кузгалды, татарлар үзләре­нең бар икәнен аңлады, – дип сөйли ул. – Кайчандыр без өйдә генә татар булып, эшкә чыккач рус телле, милли йөзе булмаган кешегә әверелә идек. Ә хәзер татарлык артты. Телисең икән, балаң татар дискотекасына бара, ә син концертка йөрисең. Тели­сең икән, татар китабын укыйсың, мәчеткә яки татар гимназиясе­нең чыгарылыш кичәсенә бара­сың. Иваново татарлары Әстер­хан,  Красноярск белән дуслашты, аларны Татарстан бер­ләш­терде. Әйе, тантаналы чаралар тәнкыйть ителә. Пафос нигә кирәк, диләр. Әмма кайсыдыр төбәккә Татарстан Президенты­ның килүе, халык белән аралашуы да зур тәэсир ясый”.

"Соңгы татарга кадәр көрәшергә кирәк"

Җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Фәүзия Бәйрәмова Россия буйлап күп йөри, татар тарихын өйрәнә, китаплар яза. Аның фикеренчә, Конгрессның төп эшчәнлеге Идел буе төбәклә­рендә алып барылырга, татар­ның милли оешмасы үз халкының хокукларын яклаучыга әвере­лер­гә тиеш. “Конгресска таләп­ләр зур, аны кемдер яманлый, кемдер мактый. Аның кирәге калмады дип әйтеп салучылар да бар. Мин исә урталыкны сайлыйм. Әйе, тәнкыйть белән дә килешеп була. Аеруча Конгресска Башкортстан татарлары дәгъва белдерә, алар, Конгресс җыр-бию, себерке һәм калфак бәй­рәмнәре белән мавыга, ә сәясәт читтә кала, дип әйтә. Хаклык бар. Тик утлы табада сикертүчеләр Конгрессның иҗ­тимагый оешма икәнлеген оныта. Әйтерсең лә Конгресс – милли хөкүмәт! Аның бит бюджеты да юк, хезмәт­кәр­ләре дә җитәрлек түгел. Бурычлар куела, ә үтәргә мөмкинлек юк. Әйе, ул милли министрлык вазыйфаларын башкара. Читтә Татарстан исеме белән үтеп кереп булмый, аларның эчке сәясәтләренә тыкшына алмый. Шуңа да республика Конгресс ярдәме белән татарларга булыша, – дип фикер йөртә Фәү­зия ханым. – Мин дә, калфак киеп, биюләр карап, милли рухны күтәреп булмый, дип саныйм. Ул тирәндәрәк ята, татар тарихын белү белән бәйле. Милли рух булганда милләт фаҗигаләре өчен сызланасың, батырлыклары өчен горурланасың. Менә бу юнәлештә Конгресс максатчан рәвештә халык белән эшләргә, иҗтимагый фикер формалаштырырга, халыкның күңеле, акылы белән эшләргә тиеш. Әйе, мин күп йөрим, өйрәнәм, татар эзе булган һәр төбәкнең тарихын барларга, аны китап итеп бастырырга тырышам. Миңа, ник ике татар яшәгән Сахалинга барасыз, ни югалттыгыз анда, диләр. Кайчандыр ул да кирәк булачак. Китапны биштәрдән чыгарып салып, бу җирләргә татар хуҗа булган дип дәлилләр өчен кирәк булачак. Миңа үпкәләмәсеннәр, әмма Уралның аръягында татар милләтенең киләчәге юк. Дөрес, аерым татарлар булыр, ансам­бль­ләр дә оешыр, Сабан туе да уздырырлар, тик бу фольклор дәрәҗәсендә генә калачак. Би­редә инде милли мәктәпләр юк, катнаш никахлар таралган, җир­дә татар хуҗа түгел, татарча матбугат, китап уку юк, татар белгечләре әзерләнми.Бу аларны ташларга кирәк дигән сүз түгел, соңгы татарга кадәр көрәшергә кирәк. Ә милләтнең киләчәге – Идел-Урал төбәген­дә. Бу – Татарстан, Башкортстан, мишәрләр яшәүче төбәкләр. Әлегә тел дә бар, милли белгечләр дә әзерләнә, әдәбият та укыла, дәүләт дип тыпырдап торган ирләр дә бар. Конгрессның ярдәме беренче чиратта Башкортстан татарларына кирәк. Башкортстанда татар теле дәүләт теле булырга тиеш дигәнне 25 елга бер тапкыр яңгы­ратырга ярыйдыр бит?!”.

"Яңа идеология, үзгә эшләү кирәк"

Татарстан төбәкләргә ярдәм итәргә тиешме, әллә төбәкләр, татарлар республиканы үстерергә, аңа көч бирергә тиешме? Мондый сораулар да еш яңгырый. Чуашстанның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, ярдәм икеяклы булырга тиеш. “Кешегә бирү түгел, алу гадәте хас, бездә дә кайчак “кулланучы” аппетиты көчле була. Бир, кирәк, ярдәм ит, тиеш дигән сүзләрне ешрак ычкындырып, кем­неңдер килеп эшләгәнен көтәбез. Чуашстанда 35 мең татар яши, әмма без биредә үзебезне 170 мең кеше итеп хис итәбез, башкаларга да шулай тоела, чөнки башкарган эшебез бихисап. Һәр төбәк яхшы эшли, әмма бөтенесен күреп тә бетерми­ләрдер. Әмма безнең бер уңай өстенлегебез бар – Казанга якын яшибез. Без бер чараны да Татарстансыз уздырмыйбыз. Дини, мәдәни, фәнни мәҗлесләр булсынмы ул, Казаннан белгеч­ләр белән бергәләп башкарабыз, – ди ул. – Әйе, Татарстан Конститу­циясенең 14 мад­дәсендә республика таралып яшәгән татарларга ярдәм итә дип язылган. Әмма моны матди яктан ярдәм итү дип кабул итәргә ки­рәкми. Уку-укыту әсбаплары белән тулысынча Татарстан тәэмин итә. Татарстанның берсен дә авыр хәлдә калдырганы юк, без дә аңа терәк булырга тиеш. Аңа игътибар да, басым да зур, җаваплылыгы да шактый. Без, татарлар, Татарстанны якларга, аңа теләктәшлек белдерергә тиеш. Ике яклы таяныч булу мөһим. Конгрессның эше бихисап, әмма бер урында таптанабыз кебек. Яңа идеология, үзгә эшләү форматы кирәк. Конгрессның баш­карма комитеты яңарсын иде, дилбегәне яшьләргә тоттырырга вакыт җитте”.

Эше дә булачак, уены да

Конгрессның башкарма комитеты үзенә күрә мониторинг һәм хокук яклау үзәге булырга тиеш. Бу – сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин фикере.  “Әле те­гендә, әле монда татар мәктәбе ябыла, мә­четләрне салырга рөхсәт итмиләр, татарларга басым ясау очраклары теркәлә. Мор­довиядә калкып чыккан яулык мәсьәләсен генә алыйк. Конгресс боларны барлап торырга, вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш, – ди Айсин. – Берничә юрист әллә нинди зур эшләр башкара ала, төбәкләрдәге милләт­тәш­ләрнең, без ялгыз түгел, безгә булыша алалар, безне Татарстан яклый, дигән фикер күңелләренә сеңсә дә, зур казаныш”.

2-6 августта пленар утырышлар да, берничә секцияләргә бүленеп эшләү дә, “түгәрәк өстәл“ләрдә фикер алышулар да, татар тамашаларында күңел ачулар да булачак. Оештыручылар әйтүенчә, бай программа әзерләнгән. Беренче көнне  дис­кус­сия­ләр­дә фикер алышачаклар. 3 августка исә корыл­тайның төп утырышы билге­ләнгән. Ан­да Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗ­тимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак. Шунда ук Конгресс­ның җитәкче органнарын сайлау да булачак. Ерактан килгән кунаклар Казанны сагынып килсә дә, делегатлар Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съездда катнашучылар өчен бай мәдәни программа да әзерләнгән, Казан Кремлендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле һәм татар халкының сәнгать осталары концертында күңел ачачаклар.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев