Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Гобәйдуллин һәм Риф Сафиуллинга багышланган кичә уздырыла

Филармония сәхнә ветераннарының “Илһамият” клубы Татарстанның атказанган артисты Рәшит Гобәйдуллинның тууына 90 ел, талантлы җырчы Риф Сафиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уздыра, дип хәбәр итә Филармониянең матбугат хезмәте. Кичә 2017 елның 10 апрелендә Татар дәүләт филармониясенең Кече залында (3нче кат, 316 нчы бүлмә) үтә. Башлана - 15 сәгатьтә. Кичәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Лариса Маслова, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Клара Таҗиева, Фәнис Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган артистлары Булат Балтанов, Сания һәм Кәрим Габидуллиннар катнаша. Кичәдә олуг сәхнә осталарының язмалары яңгыраячак, алар турында замандашлары сөйләгән истәлекләр җыр һәм музыка белән үрелеп барачак. Мәгълүмат өчен. Җырчы, Татарстанның атказанган артисты, гаҗәеп баритон тавыш иясе Рәшит Габдрахман улы Гобәйдуллин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. 1979 елда ул филармониянең музыкаль-лекторий бүлегенә эшкә күчә, татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен, халык җырларын тамашачыга җиткерә. Аның репертуарының төп өлешен Р. Яхин, Ф. Әхмәтов, Җ. Фәйзи, Р. Еникеев, Б. Мөлеков, З. Хәбибуллин һәм башка күренекле татар композиторларының күп кенә җыр, романслары били. Рәшит Гобәйдуллин үзен композитор буларак та сыный. «Кайда сез, ветераннар?» (Г.Зәйнашева сүзләренә), композитор Рөстәм Яхинга багышланган «Язмышым» (Р.Гобәйдуллин көе һәм сүз.) җырларын заманында яратып үзе дә башкара. Җырчы филармониядә 1991 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Аның язмалары Татарстан радиосының алтын фондында саклана. 2013 елның 4 июлендә Казанда вафат була. Җырчы Сафиуллин Риф Әсгать улы 1968 елда Казан консерваториясен тәмамлап, Татар дәүләт филармолниясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә эшкә килә. 1972 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә һәм Әлфия Авзалова төркеме белән барлык Советлар Союзын урап чыга. 1973 елда Риф Сафиуллин үз төркемен җыя һәм, Куйбышев өлкә филармониясе чакыруы буенча, шунда эшкә күчә. Татарлар яшәгән төбәкләрдә Риф Сафиуллин чыгыш ясамаган сәхнәләр калмагандыр да. Җырчы 1978 елда, инструменталь ансамбльгә кушылып, Куйбышев радиосы фондына Рим Хәсәнов, Аламаз Монасыйпов, Марс Макаров, Сара Садыйкова, Ләбиб Айтуганов әсәрләрен, татар халык җырларын яздыра. Соңрак әлеге язмаларны туплап, Риф Сафиуллинның хатыны, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина «Син хәтерлә мине» дип аталган диск чыгара. Ятимлек ачысын күргән, авыр хезмәт юлы үзган, зур тырышлыгы аркасында классик җырчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Риф Сафиуллинның сәхнә язмышы бик җайлы гына бармый. Җырчыны Татарстанның һәм Башкортстанның бер генә сәхнәсенә дә кертмәгән, язмаларын радиоларда тыйган еллар да була. Читтә туып-үсеп, татарлар башкаласына ашкынып килгән егет өчен фаҗига була бу. Йөрәгенең вакытсыз, бик иртә тибүдән туктавына да әлеге үгисетүләр сәбәпче булгандыр, мөгаен. Җырчы 1979 елда вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев