Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар дәүләт филармониясе залында "Ләйсән сәйләннәре" милли кием коллекциясе тәкъдим ителәчәк

Милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева үзенең 15 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында узачак “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен “дөньяны азрак үзгәртә ала торган” проект дип тәкъдим итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Ләйсән сәйләннәре” милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев, милли кием модельеры Ләйсән Хаҗиева, татар эстрадасы вәкилләре Гөлназ Сәфәрова һәм Зөлфәт Зиннуров катнашты. Ләйсән үз фикерен Разил Вәлиевның “Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм” дигән шигъри юлларын искә төшереп, үзенә әти-әнисенең милли тәрбия бирүен, шунлыктан үзен түгел, ә дөньяны үзгәртергә алынуын әйтте. “Милли киемне сәхнәдә генә күрәбез. Сәхнәдә күргән милли киемне көндәлек тормышка да кертергә булдым. Йөз ел элек без милли киемебезне югалттык, революциядән соң яңарыш булмады һәм стилизация аша аны тормышка кайтарасы иде”, – ди Ләйсән. Ләйсән Хаҗиева танылган журналист, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризвановның кызы. Милли тәрбия алып үскән татар кызы, мода өлкәсендә халыкара бәйгеләр лауреаты, телевизион тапшырулар алып баручысы. Разил Вәлиев матбугат конференциясендә Ләйсәннең теләкләрен хуплап, Шиһабетдин Мәрҗанинең “Милләтне саклап калырга телисең икән, телне, йолаларны һәм милли киемне саклап калырга кирәк”, дигән сүзләрен искә төшерде. “Без туган телдән башка милләт була алмый дибез. Чыннан да, шулай. Милләтне милли кием дә, гореф-гадәт, йолалар да, милли көйләребез дә, милли ашларыбыз да милләт итә. Милләтне саклап калу өчен аны төрле яклап өйрәнергә һәм аның өчен бөтен шартларны тудырырга кирәк”, – диде Разил Вәлиев. “Ләйсән сәйләннәре” милли кием бәйрәмендә тамашачыга Ләйсәннең дүрт коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, Ләйсән белән эшләгән эстрада артистлары да катнашачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев