Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар басмаларының кызыксыну даирәсе шактый киң булган

Татар басмалары, эчке проблемаларына гына тукталып, үз казаннарында гына “кайнамаган”. Аларның кызыксыну даирәсе шактый киң була. Халыкара хәлләргә аеруча да зур урын бирелә, диде доцент, тарих фәннәре кандидаты Камил Әхсәновның “Беренче Балкан сугышы һәм Истанбулда татар журналистлары” лекциясендә. “Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә этноконфиссональ азчылык мөһим роль уйнаган. Ике империя дә ул халыкларны үзләренең максатларында кулланырга омтылган. 1912 ел азагындагы I Балкан сугышы вакытында да әлеге халыклар мөселман җәмгыяте вәкилләрен бик нык кызыксындырган. Гомумән алганда, Идел буе һәм Урал татарлары белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр тарихи тирәнлеккә барып тоташа. Казан ханлыгы, татарларның башка ханлыклары басып алынганнан соң, Госман империясе алар өчен Рус дәүләтеннән коткаручы маяк булып саналган”, - ди Камил Әхсәнов. ХХ гасыр башында Төркиядәге вакыйгалар татарлар өчен бу бөтен юнәлештә дә күтәрелешне аңлата. Милли капиталның ныгуы, реформалар уздырыр өчен хәрәкәтләр булдыру, иң мөһиме исә, үзләренең матбугат чаралары барлыкка килә. Моңа кадәр Россия империясендә мөселманнарга матбугат чарасын чыгару рөхсәт ителмәгән. 1905 елдан исә татар телендәге газета-журналлар бастырыла башлаган. Татар басмалары эчке проблемаларына гына тукталмаган. Аларның кызыксыну даирәсе шактый киң була. Халыкара хәлләргә аеруча да зур урын бирелә. Алар арасында иң зур кызыксыну уятканы - Госман империясе белән бәйле мәкаләләр. ХХ гасыр башында күпчелек татар интеллегенциясе Төркия белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Шуларның берсе — Йосыф Акчура. Бала вакытыннан ул Төркиядә яши башлый, биредә хәрби белем ала. Аннан соң Россиягә кайта. 1908 елда Төркиягә “Вакыт” газетасы корреспонденты буларак килә. Икенче шәхес - Фатих Кәрими. Язучы 1892-1896 елларда Госман империясендә чиновниклар әзерли торган уку йортында белем алган. Ул университет түгел, ә урта һөнәри белем бирү учреждениесе булган булса кирәк. Әмма Төркия өчен бу иң яхшы уку йортларының берсе санала. Аннары Фатих Кәрими Россиягә кайта. 1906 елда “Вакыт” газетасы баш мөхәррире вазифасын үти башлый. 1912-1913 елларда ул Истанбулда корреспондент булып эшли.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев