Татар матбугаты
"Татар авылын театр саклап кала ала" - Раил Садриев
“Татар авылын театр саклап кала ала”, – дип белдерде Буа дәүләт драма театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев “Татар-инфом”га. Бу атнада Буада икенче тапкыр“Буа Талиясе” дип аталган театраль лабораторияүтте. “Без мондый чараларны театрны үстерү, авылны саклау өчен оештырабыз”, – диде театр җитәкчесе.
“Мин үзем – Буа районыннан. Туган төбәгемнең киләчәге өчен янып яшим. Яшьләрне ничек авылда калдырырга? Бу минем шәхси фаҗига: хәтта улым да Буада калмыйм, ди. 20 мең халык яшәгән шәһәрчектә театрны ничек яшәтергә? Яшь профессиональ артистларны ничек авыл җирлегенә эшкә кайтарырга? Алар кайталар да, кире китәләр”, – дип сөйләде Раил Садриев.
- Быел Буа театрының дәүләт статусы алуына 11 ел тулды. XX гасыр башларында ук Буада сатира театры эшләгәнлеге мәгълүм. Яңа гасырда халык театры буларак аны кабаттан, 2003 елда Раил Садриев оештырды. Дәүләт статусын драма театры дип алса, репертуарында традиция буенча, сатира жанры өстенлек итә. Шуңа күрә “Буа Талиясе” театраль лабораториясе комедия жанрында яңа алымнар эзләү максатын тота. Грек мифологиясендәге комедия илһамчысы Талия исемен йөрткән әлеге проектның авторлары – Раил Садриевтан тыш, Г.Камал театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм Мәскәүдән театр белгече, “Алтын битлек” театраль премиясенең эксперты Александр Вислов.
Фото: Рамил Гали
Лилия Гаделшина, Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев