Татар матбугаты
"Татар авылын саклап калуда таяну ноктасы булып милләт үзе генә булып тора ала" - Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, галимә бу хакта "ТНВ" телеканалының "Таяну ноктасы" тапшыруында әйтте.
"Татар авылын саклап калуда таяну ноктасы булып милләт үзе генә булып тора ала. Авыл халкы моны аңларга тиеш – бүген авыл татар милләтен саклап калу миссиясен үти. Заманында дәүләтләребез җимерелгәндә дә Казаннан, Әстерханнардан сөрелгән татарлар авыл-авыл булып укмашып яшәп, телне, тарихны, динне, гореф-гадәтләрне шунда саклап калганнар. Авылның бурычы бәрәңге, мал үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү генә түгел, аның милләтне саклап калу миссиясе дә бар, дәүләт тә шуны аңларга тиеш. Басу-кырда эшләүче кешеләр алар иген чәчүче генә түгел, алар телне саклаучылар да. Шәһәр халкын күпкатлы йортта канализация торбасы гына берләштерә, авыл халкын аның кырлары, урманнары, урамнары, тел, моң, рух берләштерә. Рухи генофондны – татар авылы саклый, авыл халкы моны аңласын иде", – ди галимә.
Шул ук вакытта әлеге тапшыруда катнашкан журналист Искәндәр Сираҗи фикеренчә: "Әгәр дә шәһәргә авылдан яшәргә кешеләр килеп тормаса, шәһәрдә хәзер өченче буын татарлар "урыслашыр" иде, татар зыялылары үсмәс иде. Әгәр милләтнең шәһәр зыялысы булмыйча, авыл крестьян халкыныкы гына булып кына кала икән, без крестьян милләте генә булачакбыз. Депутаты, язучысы, министры да шуннан килә", – диде ул.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев