“Yummy muziс” ирекле музыка лейблы үзенең биш еллык туган көнен Казанда бәйрәм итте.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8878.jpg)
Juna төркеме кызлары Тукай телендә сөйләшмәсәләр дә, Тукайны җырладылар. Аннары – Луиза Янсуарны.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8921.jpg)
“Инстаграм”га.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8986.jpg)
“Yummy muziс”ның “баш мие” Ильяс Гафаров “Үзгәреш җиле” тарихына “кызыл ботинкалы” рэпер булып кереп калды.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8963.jpg)
“Чикләвек” төркеме һәм аның “төше” Зәринә Вилданова.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8988.jpg)
Бер бүлмәдә шушы кадәр халык күргәнегез бар идеме?
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_8992.jpg)
Оскар теләсә кайсы татар сүзен һәм татарлар куллана торган сүзне җырга салырга сәләтле.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_9083.jpg)
Рәдиф Кашапов “Без булдырабыз!” дип җырлады һәм шулай уйлый да!
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_9135.jpg)
Вәгъдә итеп тә Мубай килмәгәч, Рәдифкә күбрәк тә җырларга туры килде. Шулай да тырышты.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_9198.jpg)
Күптөрле Илгиз Шәйхразиевның тагын бер “йөзе”.
![](http://m.tatar-inform.ru/upload/image/gallery/2017/03/06/TUH_9265.jpg)
Альтернативщикларның өр-яңа музыкаль төркеменең исеме моң сүзендә кулланылган Ң хәрефенә хөрмәт йөзеннән “The ң ң” дип атала. Әйтеп карагыз – “The ң ң”.
Рузилә МӨХӘММӘТОВА. Илнар ТӨХВӘТОВ фотолары
Нет комментариев