Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тарихыңны белеп, кешеләр сокланырлык иҗат итеп, үз җиреңдә үскән гөл бул син!" - Равил Фәйзуллин

Яшь шагыйрьләр заманча булырга тырышып, дөньядагы популяр шәхесләргә охшатып, ияреп язалар һәм мең еллык тарихы булган татар әдәбиятын өйрәнмиләр. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында бүгенге шагыйрьләрне татар әдәбиятын өйрәнергә чакырды. "Бәлки, бөтенесен белеп тә бетерми торганмындыр. Ләкин шундый бер нәрсә сизелә. “Микродөнья” дип әйтимме икән мин аны? Шул ук вакытта алар бик заманча да булырга тырыша. Аларның заманча булырга тырышулары үзгәрәк, бәлки, минем өчен ятрактыр да. Дөньяда популяр кешеләр күп ул! Шәрыктә дә, гаребтә дә... Безнең яшьләрнең менә шулар кебек бөек буласы килә. Табигый хис. Яшьләр аларның иҗатларын яхшы итеп өйрәнә. Әлеге иҗатчылар кумир булып китә. Аннары телиләрме-теләмиләрме, аларның иҗатына охшашлы әйберләр туа, ягъни, эпигонлык. Бу очракта, беренче чиратта, яшь шагыйрәләрне күз алдында тотам. Ә бит икенче бер зур җирлек – үз плацдармыбыз бар. Ул – халык иҗаты, әдәбият тарихы, элгәреләрнең иҗаты. Әнә аларны, миңа калса, белү җитеп бетми. Күп яшьләр классикларның, безнең замандашларның иҗатын да юньләп белми. Ә өйрәнергә кирәк бит. Тарихыңны белеп, кешеләр сокланырлык иҗат итеп, үз җиреңдә үскән гөл бул син!" – дип белдерде ул. "Без мең еллык әдәбиятыбыз бар дип мактанабыз. Без аны белмибез диярлек, аны белгәннәр бик сирәк. Без кайчак исемнәрне генә беләбез. Әгәр дә инде төптәнрәк уйлап әйткәндә, минемчә, безнең халыкның төп байлыгы – ул әдәбият", – ди шагыйрь. Равил Фәйзуллин әйтүенчә, татар әдәбияты русныкыннан да баерак. "Әйтәсе килгән сүз шул: безгә шул байлыкны файдалану җитми. Иҗатчы булсын, язучы булсын, галим булсын...Инде гади халык та шуны аңласа, безнең баш бик югары булыр иде. Бу – безгә язмышның бүләге. Менә шушыны аңлау җитми. Үзаң түбән, наданлык зур", – ди шагыйрь.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев