Татар матбугаты
Тарихны санга сугабызмы?
Юкка чыккан тарихи мирас белән милләтнең йөзе дә җуела бара. Россия мәдәният министры Владимир Мединский әнә шулай диде.Тарихи-мәдәни мираска багышланган Бөтенроссия киңәшмәсендә милли кыйммәтләр турында фикерләр, гомумән, шактый булды. Әлбәттә инде, бу хакта сүз очраклы гына куертылмады. Баксаң, бөтен өлкәдә беренче булырга омтылган Россия ЮНЕСКО исемлегендә тугызынчы урында гына тора икән. Бу Россиядә тарихка илтифат шулкадәр генә дигән сүзме? Хәлне ничек үзгәртеп була? Мирасчылар әнә шул хакта сөйләште.
“Бөтендөнья тарихи-мәдәни мирас исемлегенә Россиянең 29 объекты кертелгән. Әлеге исемлектә без тугызынчы урында торабыз. Ә бит беренчелеккә чыга алабыз, тарихи урыннарыбыз шактый, – диде Мединский, – Мәсәлән, Италиядә мондый объектлар ике тапкыр күбрәк. Без дә үзебезгә бу юнәлештә активрак эшләү бурычы куйдык һәм Татарстанның эшчәнлеге бәрабәренә сизелерлек ыргылыш ясадык. Соңгы елларда исемлеккә кергән объектларның икесе Татарстаннан. Әле тагын 5-6 номинация әзерләнә, эш бара”.
Россия мәдәният министры ЮНЕСКО саклавына алынган 29 объектның 18е мәдәни, калганы табигый булуын да искәртте. Ул шулай ук күп кенә биналарны совет иле таркалгач югалтуыбызны искәртте. “Алар ул вакытка ук аз калган иде инде, чөнки без бу эшкә бик соң тотындык”, – дип аңлатты министр. Нәкъ менә шуңа тарихка илтифатлы төбәкләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтелә һәм киңәшмә урыны итеп тә Казан очраклы сайланмаган икән. “Татарстанның объектларны исемлеккә кертү өчен әзерләү, документлаштыру, презентацияләү буенча тәҗрибәсе зур. Без сезнең шушы тәҗрибәгез белән бүлешүегезне теләр идек“, – ди Россия министры.
Бүген төбәкләргә дә, үзәккә дә безнең тәҗрибә бик кирәк. Чөнки Россиядән әлеге исемлек өчен тагын биш-алты объект әзерләнә, аларны дөньяга йөзгә кызыллык китермәслек итеп чыгарырга кирәк. Шул ук вакытта Татарстанның тарихны торгызу эшенә битарафрак булган төбәкләрне “уятып” җибәрүенә дә өметләнәләр.
Бу исә эш-гамәлең халыкчан булганда гына мөмкин. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев әнә шулай ди: “Россия соңгы вакытта халыкара оешмага өч проект тәкъдим итте. Һәм алар барысы да Татарстаннан. Бу – теләдек тә, башкарып чыктык дигән сүз түгел. Асылда әлеге эш Россия өчен күпкә әһәмиятлерәк. Һәйкәлләрне торгызу ул теләк һәм интеллект таләп итә” – диде Минтимер Шәймиев.
Татарстан аксакалы чыгышында иганәчелекне халыкның күтәреп алуы, изге эшкә 103 яшьлек әбидән дә, яңа туган сабый исеменнән дә кертем булуы турында искәртте. Бу гамәлдә сумма күләме түгел, ихласлык кыйммәтлерәк диде ул. Ихлас булмаганда андый зур эшләрне башкарып та чыгып булмый. Ихласлык дигәндә, Дәүләт Киңәшчесе дөнья галиме Бушенакиның туфракка тел тигезеп бәя бирүен дә искә алды. Әнә шундый бирелгәнлек булганда гына җир үзенең серен ача, диде ул. Билгеле инде, мондый чыгыш регламент кысаларына гына сыеша алмый. Бу хакта искәрткән министрга аксакалның нечкә юморыннан авыз итәргә туры килде. Аңа ипләп яшь аермасын да искәрттеләр, Казан Кремле дивары ак төстә, Мәскәүнеке кызыл дигән мәзәкне дә исенә төшерделәр.
Тарихи объектларны торгызуда, чыннан да, кызарырлыгыбыз юк. Ләкин бу өлкәдә тукталып калырга да ярамый. Бу җәһәттән Минтимер Шәймиев тагын бер мөһим мәсьәләне күтәрде:
– Дистәләгән ил аша узган тарихи Ефәк юлы торгызыла. Аның бер өлеше мирас исемлегенә 2014 елда ук тәкъдим ителгән иде. Ләкин Ефәк юлын шушы бер тар коридорга гына сыйдырырга тырышу – колачлап булмастайны колачларга омтылуга тиң. Без бу мәсьәләдә читтә кала алмыйбыз. Ник дигәндә, әлеге юл безнең аша коры җирдән дә, Идел елгасыннан да үтә. Ефәк юлының Россия өлешен торгызуга алынырга кирәк. Бу инде халыкларның тарихи мирасы булачак. Әлеге юлга ЮНЕСКОга кертелгән объектлар да керә һәм алар бу юлны балкытып, бизәп торачак. Бу җәһәттән Татарстан йокламый, татар-ногай коридоры торгызыла башлады да инде. Төрле экспертларны чакырабыз, студентларга лекцияләр укуларын сорыйбыз. Менә шушы студентлардан, педагогларан эш төркеме төзисе иде...
Бу тәкъдимне елмаеп тыңлаган Россия министры Минтимер Шәймиевнең үзенә әлеге төркемне җитәкләргә тәкъдим итте. Моңа ЮНЕСКО илчесе, мин “өскәрәк” күтәрелдем шул инде, дип җавап бирде. Һәрхәлдә, Казанның әлеге эшнең үзәге булу идеясе ике яктан да хупланды.
Казан эшкә дә, бүләккә дә баеды. Министр Минтимер Шәймиевкә биш кенә данәдә нәшер ителгән Коръәннәрнең берсен бүләк итте. Ул Коръән музеена урнаштырылачак. Ә Ефәк юлына килгәндә, Минтимер Шәймиев бу юл Кытай – Казахстан – Кыргызстан белән генә чикләнә алмый, дип белдерде. Журналистлар белән очрашуда ул Ефәк юлы Биләрдән Ырымбурга, аннан Казахстанга чыга дип аңлатты.
Татарстандагы хәлләр исә бөтенроссия киңәшмәсен дә уратып уза алмады. Бер журналист министрга, мәктәпләрдә татар теле кысылса, ул озакламый ЮНЕСКОның юкка чыккан телләр атласына керәчәк, дип искәртте. Министр, бу сорау тема буенча түгел дию белән чикләнсә, Минтимер Шәймиев сорауның мөһимлеген ассызыклап, җавап бирүне кирәк тапты. Ул бездә белем бирү өлкәсендә РФ һәм ТР Конституциясе белән каршылыклар булмавын әйтеп узды һәм Россия мәгариф министры Ольга Васильева да Казанга килер һәм без татар теле язмышы турында ачыктан-ачык сөйләшер идек дигән өметен җиткерде. “Татарстан һәм Россия Конституцияләре нигезендә эшләвебезгә 25 ел узган. Тормыш үзгәрде, аның белән бергә проблемалар да килеп чыкты. Эш бара, мин бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм”, – диде Минтимер Шәймиев. Аныңча, халыкның теләген исәпкә алырга, бер-беребезне ишетергә һәм һәрбер телнең әһәмиятен аңларга кирәк.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев