Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков татарларның сәяси тормышта катнашулары җитәрлек түгел дип саный

Кичә Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтаенда катнашучы галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә карата фикерен җиткерде. "БТИҮ - татар дөньясында гомумроссия кысасында эшли торган бердәнбер сәяси оешма. Ул татар җәмгыятендә булган бөтен процессларны да кичерде", - дип белдерде галим. "Узган гасырның 80нче еллар ахыры - 90нчы еллар башында татар җәмгыятендә күтәрелеш булды һәм әлеге күтәрелеш Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә дә чагылыш тапты. Аннан соң җәмгыять тынычланды һәм татар иҗтимагый үзәге дә тынычланды. Берникадәр вакыттан соң җәмгыять үзенең дөрес юлдан бармаганын күрә башлады һәм татар иҗтимагый үзәге дә эшчәнлеген киңәйтергә кирәк дигән карарга килде. Татар иҗтимагый үзәгенең нинди булуы ул татар җәмгыятенең нинди булуыннан тора", - дигән фикердә галим. Дамир Исхаков Корылтайда өлкән буын вәкилләренең, сыналган сәясәтчеләрнең катнашуын әйтте. Галим фикеренчә, әлеге вәкилләрнең һәммәсенең оныклары бар һәм бу сәясәтчеләр үз позицияләрен яшьләргә сеңдерәчәк. Яңа буында да бу позиция күренәчәк дип уйлыйм, диде галим. Тарих фәннәре докторы бүгенге көндә татарларның сәяси тормышта катнашулары җитәрлек түгел дип саный. Корылтайда халык җыелып, үзенең сәяси фикерләрен җиткерсә, Россия эчендәге ситуацияне дөньяга тарату эшендә бу бик файдалы булачак, диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев