Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Танылган татар галиме Рәшит Сюняев РФ Дәүләт премиясенә лаек булды

Дөньякүләм танылган астрофизик, Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Германиядәге Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры милләттәшебез Рәшит Сюняев Россия Федерациясенең 2016 елның фән һәм технологияләр өлкәсендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Галимгә премияне 12 июнь көнне Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин тапшырды. Бу премиягә танылган татар Рәшит Гали улы Сюняев кара тишектә матдәләрнең дисклы аккрециясе теориясен уйлап тапкан өчен лаек булды. Олуг галимне югары бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз. Эшендә уңышлар, гаиләсендә иминлек, сәламәтлек телибез.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев