Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Тамашачыга бүген нинди кино кирәк?

Кичә, “Время кино” Бөтенроссия форумының өченче соңгы көнендә узган Кинопроектлар питчингында Казанда Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров тә белмәгән сценаристлар барлыгы ачыкланды. “Нишләп сез безнең янга килмисез?” дип сорады ул жюри хозурына «Взаперти» дип аталган психологик драма проектын тәкъдим иткән Альбина Гомәровадан. Альбинаның сюжетын танылган кинопродюсер Марина Галицкая да кызыклы дип бәяләде. Альбина Казан театр училищесын, Горький исемендәге Әдәбият институтын һәм ВГИК тәмамлаган. “Идел” журналында эшли. Кинопроектлар питчингында Татарстаннан Даниил Фэй, Илһам Низаметдинов, Дамир Миңнебаев, Илфат Камалиевлар бар иде. Шулай ук үз проектларын Ольга Твайлайт, Дмитрий Шарабарин, Татьяна Кузнецова – җәмгысы ун кеше яклады. Чыгыш ясаучыларның кайсыларының фильм төшерү буенча эш башланган булса, кайсылары якты хыялда йөзүчеләр. Ольга Твайлайтның «Черный риф» мистик триллеры әле хыялда гына булса, Елена Рябцеваның “Юман” драмасының инде кино төшерү көннәренә кадәр билгеләнгән. Әлбәттә, сайлап алу комиссиясен үз проектының кирәклегенә ышандыра алучылар булды. Әйтик, Уфа кызы Фәрзәнә Утарбаеваның «Медведица или нужный человек» дип аталган кыска метражлы мистик драмасының постпродакшын, ягъни, кино сәнгатенең соңгы стадиясен Россия кинематографистлар берлеге үз өстенә ала. Яшь сценаристларның проектлары турында «Русская Фильм Группа» корпорациясе продюсеры Алексей Петрухин, Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге башкарма директоры Дмитрий Якунин, "Татаркино" оешмасы директоры Владимир Батраков, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфаров, продюсер Миләүшә Айтуганова һәм башкалар тыңлады. “Время кино” форумы кинопроектлар питчингы, сценарийлар бәйгесенә нәтиҗә ясау һәм “Тамашачыга бүген нинди кино кирәк?” кинобатлы белән төгәлләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев