Татар матбугаты
Сызрань шәһәрендә "Татар кызы-2016" бәйгесе уздырылды
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә тәүге тапкыр “Татар кызы-2016” бәйгесе уздырылды. Сызрань татарларының милли-мәдәни мохтариятеннән хәбәр итүләренчә, Варламово бистәсе Мәдәният йортында милли бәйрәм рәвешендә оештырылган бәйгедә “Татар кызы” титулына биш кыз дәгъва иткән. Алар - Лилия Сәлимҗанова (7 сыйныф укучысы), Алинә Сәлимҗанова (8 сыйныф), Римма Сәйфуллина (9 сыйныф), Диана Никитина (9 сыйныф) һәм Екатерина Салихова (Сызрань медицина-гуманитар көллияте студенты).
Кызлар жюри һәм тамашачыларга үзләренең мавыгулары турында сөйләгән, татар мәдәнияте, йолалары белән таныштырган, милли аш-су әзерләп күрсәткән.
Бәйге программасы Мәдәният йортының “Рапсодия”, “Задоринки”, “Мозаика” хореографик коллективлары, “Чишмә” вокаль ансамбле, җырчы Раилә Корбанова чыгышлары белән үрелеп барган.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2016/12/21/Clipboard77.jpg)
Милли бәйгене оештыруда һәм химая ярдәмен Ринат Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте күрсәткән. Дуслык җиңгән тәүге бәйгедә катнашучы кызларга кыйммәтле бүләкләрне җирле эшкуарлар әзерләгән. "Татар кызы" бәйгесен Сызраньда ел саен үткәрү традициясен кертергә ниятлиләр.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев