Татар матбугаты
"Сүзлекләр бастырыла, әмма халыкка барып җитми" - Айнур Тимерханов
Безнең зур проблемабыз – калькадан котыла алмауда, ди Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина.
“Бу сүзләрнең бер өлеше инде калыплашкан, алар телдә кулланыла. Шуңа да тәрҗемәләрнең вариантларының берсен сайлап алу кирәк. Тәрҗемә барышында турыдан-туры калька кулланмый, татар сөйләменә туры килгән сүзләрне дә кулланырга кирәк дип саныйм. Бүген зур проблемабыз – без калькадан котыла алмыйбыз. Шуңа яңа сүзләр уйлап табабыз. Югыйсә җанлы сөйләм телендә халык куллана торган сүзләр бар”, – ди Гөлшат Галиуллина.
Рус теленнән кергән һәм Европа алынмалары телдә урнашкан икән, аларны кулланылышта төшереп калдырырга кирәк, дигән фикердә галимә. Ул шулай ук сүзләрнең контекстка бәйле рәвештә, төрле вариантлар алырга мөмкинлеген дә билгеләп үтте.
“Безнең телебез искиткеч сәләтле тел, аның байлыгы зур”, – дигән фикердә Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов исә төзелгән сүзлекләрнең халыкка барып җитмәве өчен борчыла.
“Тәрҗемә иткәндә, без беренче урынга мәгънә тирәнлеген куйсак, аның ни дәрәҗәдә ансат әйтелүе, аһәңлелегенә дә игътибар итәбез, – ди Айнур Тимерханов тәрҗемә итү үзенчәлекләре хакында. – Без галимнәр, сүзлекчеләр сүзлекләр эшләп бастырабыз, ләкин безнең эш нәтиҗәләре сезгә барып җитми”.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев