Татар матбугаты
Сүз белән генә аңлатып булмый... (Эрмитажда оештырылган күргәзмә турында)
Тирә-юньгә карап, гүзәл табигатьне күрүгә, нигә күзләр белән сурәт ясап булмый икән, дип уйлыйсың. Фотоаппаратны алып төшергәч, барыбер матур чыкмый, дип зарланасың. Эш фотоаппаратта түгел, ә бәлки, төшерүчесендәдер? Бар бит үз эшенең осталары. Эрмитажда оештырылган “Россиянең кыргый табигате” күргәзмәсендә әнә шундый оста фотографларның сурәтләре куелган.
Күргәзмә гади генә түгел, чөнки биредә “National Geographic Россия” журналы тарафыннан үткәрелгән Бөтенроссия бәйгесендәге иң яхшы эшләр тәкъдим ителгән иде. Әлеге бәйге инде 2011 елдан бирле уңышлы гына үткәрелеп килә. Узган елның 30 сентябрендә нәтиҗә ясалганнан соң, җиңүчеләрнең эшләре илебез буйлап сәяхәткә чыкты. Аларны төрле төбәкләрдә сәнгатькә битараф булмаган һәр кеше карый ала. Казанлылар исә күргәзмәне 7 апрельдән 4 июньгә кадәр күзәтә алачак.
– Бу залда әле мондый күргәзмәләр булмагандыр. Табигать биргән байлык, хәзинә сурәтләре күрше залдагы Алтын Урда байлыкларыннан бер дә ким түгел, – диде “National Geographic Россия” журналының баш мөхәррире Андрей Паламарчук. – “Россиянең кыргый табигате” – күргәзмә генә түгел, ә барлык кеше дә катнаша алырдай бәйге. Ләкин кыргый табигатьне төшерү елдан-ел авырлаша. Шулай ук катнашучылар арасында көндәшлек тә арта. Кызганыч, финалга бик азлар гына барып җитә. Журналыбыз табигатьне бар яклап яктырта, тирә-юньне саклауга укучыларны җәлеп итә һәм экологик проблемаларга да игътибарлы. Әлеге бәйге алтынчы ел рәттән үткәрелә һәм шушы вакыт эчендә без кульминацион ноктага килеп җиттек. Чөнки бу ел, белгәнебезчә, Экология елы да бит әле.
Бәйгедә катнашучыларның эшләре 55 меңнән артып киткән. Әлбәттә, бу кадәр сурәттән иң яхшыларын сайлап алу җиңелләрдән булмагандыр. Шулай да, бәйге булгач, җиңүчесе дә булырга тиеш. Бу елны җиңүче исеменә һәм төп бүләк – 300 мең сум акчага Мурманск шәһәреннән “Туломские причуды” сурәте белән Сергей Королев лаек булган.
Бәйгедә барлыгы 13 номинация булдырылган: кошлар, су асты дөньясы, яшь талантлар, аклы-каралы табигать һәм башкалар. Шуларга Бинбанк махсус “Энергия жизни” номинациясен өстәгән. Сүз уңаеннан, әлеге банк – “Россиянең кыргый табигате” бәйгесенең генераль партнеры да. Күргәзмәне ачу тантанасында Бинбанкның Казандагы филиал җитәкчесе Дамир Габделхаков та рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге бәйге – фото өлкәсе белән кызыксынган кешеләр өчен үзләренең осталыкларын гына түгел, ә барлык гади кешеләргә илебезнең гүзәл почмакларын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.
Чыннан да, ерак аралар гизеп йөрисе юк, күргәзмәгә килсәң, иксез-чиксез илебезнең күзгә күренмәгән, моңа кадәр ишетмәгән почмакларын күргәндәй буласың. Җәнлекләрнең, кош-кортларның, хәтта тирәндә, су астында яшәүчеләрнең дә нинди генә төрен күреп сокланмыйсың. Ирексездән, болар бит барысы да – безнең янда, якында гына, дип уйлап куясың.
Чараны ачу тантанасында шулай ук Рус география җәмгыятенең Татарстандагы вәкиле Рөстәм Гыйльметдинов та бар иде.
– Без күп кенә җирләргә сәяхәт кылабыз. Шунда күргән матурлыкны, ни кызганыч, сүзләр белән генә аңлатып булмый. Ә менә сурәтләрне төшергән осталар, гәрчә араларында һәвәскәрләр булса да, табигатебезнең бөтен матурлыгын, нечкәлекләрен күрсәтә алганнар, – дип ассызыклады ул.
Күргәзмәдәге фотосурәтләр тирә-юньдәге, бер караганда гади генә булып тоелган әйберләргә икенче күзлектән карарга ярдәм итә. Телевидениедән, газета битләреннән көн дә күреп күнеккән аю баласы биредә сокланырга мәҗбүр итә. Күргәзмәне карарга килгән һәрбер кеше әнә шундый фикердә иде.
– Кулыма фотоаппаратны күптән түгел, 33 яшемдә генә алдым. Минемчә, нәкъ менә шул вакытта кеше сәнгатьне аңлый башлый, фикерләү сәләте арта. Бу вакытта инде ул үзенә, аудиториягә нәрсә кирәген, ничек төшерергә икәнен белә. Күргәзмәгә килгәндә, чыннан да, тормыштагы матур, кызыклы һәм мөһим мизгелләрне отып ала белүчеләр бар. Шулай ук алар сурәтләре аша тормышка булган мәхәббәтен күрсәтәләр, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлшан Сатучина.
“Россиянең кыргый табигате” бәйгесе киләсе елларда да үткәрелер дип өметләнәләр. Болай булгач, яңадан-яңа сурәтләр белән күргәзмә тагын булыр. Гаджетлар заманасында яшәгәч, табигатькә игътибар, билгеле, кимеде. Ә мондый күргәзмәләр ыгы-зыгыдан аерылып, онытылып торырга, кыргый табигатькә сурәт аша гына булса да карарга ярдәм итәләр.
Алинә Юнысова
Чыганак: https://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев