Татар матбугаты
Сукырларның да укыйсы килә...
Бөтенроссия халык фронты хәрәкәтенең Татарстандагы бүлеге әгъзалары шушы көннәрдә инвалидлар мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү оештырдылар. Анда, депутатлардан башлап, төрле министрлык вәкилләре җыелган иде. Бер ай элек кенә Россия Хөкүмәтенең 2020 елга кадәр инвалидларны эшкә урнаштыруны ике тапкыр арттырырга кирәклеге хакында яңа боерыгы чыккан.
Боерык барын бар да, ә кая ничек урнаштыруны төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш. Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова “түгәрәк өстәл”дә: “Безнең бурыч – физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру белән бергә социаль бизнес проблемаларын да күтәрү. Инвалидны эшле иткән оешмага ниндидер кызыксындыру чаралары күрелсен иде. Мәсәлән, ул салымнарны киметү, дәүләттән субсидия бирү бәрабәренә булырга мөмкин”, – дип чыгыш ясады. Социаль эшмәкәрлек закон нигезендә ныгытылмаган. Аны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы берничә мәртәбә күтәреп чыккан, тик яклау тапмаган. Кыскасы, депутат фикеренчә, бүген эш бирүчеләргә инвалидны үз канаты астына алу икътисадый яктан отышлы түгел.
Республикада физик мөмкинлеге чикле кешеләр 300 меңнән артып китә. Хезмәткә яраклы яшьтәгеләр 83 мең ярым һәм шуларның 29 меңләбе генә хезмәте белән гаиләсенә акча кертә. Татарстан Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, республикада инвалидларның 31 проценты гына эшли. 7 меңнән артык кеше, теләге булып та, үзенә яраклы эш таба алмавын җиткергән. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, шундый фикергә киләсең: бер проблема икенчесен китереп чыгара. Эшкә урнашканчы, һөнәрең булырга тиеш, ә һөнәр алганчы, мәктәп программасын үзләштерергә кирәк. Тик кайбер физик мөмкинлеге чикләнгән кеше өчен өеннән, фатирыннан чыгып, тукталышка барып җитү дә зур хәсрәткә әйләнә. Көн саен шулай йөреп кара әле син. Татарстанда “Каршылыксыз мохит” программасы 2011 елдан эшли. Байтак кына киртәләр алып атылган. Ләкин бу җәһәттән уңайсызлыклар шактый әле. “Инвалидларны техник чаралар белән вакытында тәэмин итүдә тоткарлыклар еш булгалый. Тернәкләндерү техник чаралары алырга 40 меңнән артык кеше исәптә тора. Финанс кытлыгы елдан-ел ныграк сизелә”, – диде Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Ул да әлеге җитмәүчелекнең безнең төбәккә генә хас түгеллеген, Россия күләмендә хәл итүне соравын әйтеп узды.
Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина инвалид балаларны укыту өчен белгечләр әзерләргә кирәклеген искәртте. Апас, Буа районнары зонасында махсус коррекцион мәктәпләр булмаганлыктан, әти-әниләр авыру баланы Казандагы һәм башка шәһәрләрдәге интернат-мәктәпләргә укырга илтергә мәҗбүр. Ә кайбер район җитәкчеләре үз җирлекләрендә ничә авыру бала яшәвен дә төгәл генә белми. Коррекцион мәктәпне тәмамлагач, укуны кайда дәвам иттерергә дигән сорау килеп баса. “Март аенда бер райондагы шундый мәктәптә тугызынчы сыйныфта укучылар белән очрашкан идем. Имтиханнардан соң кая китәргә телисез, дип сорадым. Сорауга ник берсе җавап бирә алсын”, – ди вәкаләтле вәкил. Кемдер, ник гаҗәпләнергә, гадәти мәктәпләрдә укучылар да анык кына әйтә алмас иде, дип уйлап куйгандыр. Сәламәт бала өчен уку йортларын сайлау мөмкинлеге зуррак, ә кимчелекле бала өчен алай түгел шул.
Казандагы сукырлар китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев та әнә шулай ди. “Сукыр балалар өчен медицина көллиятендә массаж ясарга өйрәтү төркемнәре ачып булыр иде”, – ди ул. Казан көллиятенең мондый укыту тәҗрибәсе дә бар. Узган ел бу хакта Министрлар Кабинетының махсус карары да чыккан. Башта Казанда, аннары Түбән Камада ачарга ниятләгәннәр. Тик әлеге уку йортлары гына башлангычны күтәреп алмаган. Сәламәтлек саклау министрының “Түгәрәк өстәл”дәге сөйләшүдә катнашкан беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, сукырларны массаж серләренә өйрәтү шактый мәшәкатьле. “Чөнки укучы 80 процент мәгълүматны күз белән ала. Бигрәк тә практик дәресләрдә. Күз күрмәгәч, массаж ясаганда, кулны тәннең кайсы өлешенә куйганны да аңламыйсың бит инде”, – дип сүзен җөпләмәкче булды урынбасар. Ләкин бу – бәхәсле. Чөнки Казаныбызда менә дигән оста, профессиональ сукыр массажчылар бар. Алар үзләренең клиентларын да булдырганнар.
Сергей Осипов фикеренчә, начар күрүчеләр өчен төркемнәр ачарга мөмкин. Массажчыга укыйсылары килсә, Уфага барсыннар, дип киңәш итүчеләр дә юк түгел. “Яшьләребез Самарага, Ульяновскига, Кисловодскига барып та укый ала. Тик анда фатир ягын хәл итәсе бар, читтә чыгымнар да арта. Ул шәһәрләрдә сукырлар өчен төркемнәр тотарга акча кызганмыйлар. Нинди бай Татарстанда гына шуңа акча табылмый, миллион сумнар кирәк, дип каршы чыгалар”, – дип борчыла Наил абый. Бүген күрмәүче 27 егет-кызның массажчылыкка укырга исәбе бар икән. Чөнки бу һөнәр ияләренә эш урыннары да елдан-ел арта, түләүле хезмәт күрсәтү салоннары күбәя. “Әлеге эшне башлап җибәргәндә, медицина көллиятләренә китаплар, башка чаралар белән үзебез булышыр идек, аның өчен акча да сорамыйбыз. Заказлар буенча да дәреслекләр нәшер итәргә мөмкинлегебез бар”, – ди Наил Сәфәргалиев. “Түгәрәк өстәл” янында күтәрелгән проблемаларның язмача варианты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткереләчәк. Боз, бәлки, шуннан соң кузгалыр.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев