Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы инвалиды, җәмәгать эшлеклесе Борис Кузнецов бүген РФ VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде

Борис Кузнецов инде 30 ел дәвамында шәһәрнең Достоевский урамында урнашкан 96нчы гимназия сайлау участогында тавыш бирә. Бүген аны биредә чәчәкләр белән каршыладылар.

«2016 елгы сайлауларның Россия өчен әһәмияте гаять зур! Чөнки без яңа депутатлар сайлыйбыз. Кандидатлар арасында яшьләр күп. Мин алар кабул иткән карарларның уңай үзгәрешләргә китерәчәгенә ышанам. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, мин үземнең сайлау участогына килә алуым һәм үз депутатымны сайлый алуым белән бик бәхетлемен», – дип билгеләп үтте журналистлар белән сөйләшүдә Борис Кузнецов.

Борис Кузнецов ике I дәрәҗә Ватан сугышы (1945), Ленин, Кызыл Байрак, Алтын Йолдыз орденнары кавалеры.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев