Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сөмбел Билалова Бельгия татары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады

Эстрадабызның чибәр җырчысы Сөмбел Билалова «Татар моңы – 2016» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертында чыгыш ясады. Әмма үзе генә түгел! – Сөмбел, «Татар моңы»нда Бельгиядә яшәүче кыз белән чыгыш ясадың. Аның белән ничек таныштыгыз? – Быел Татарстанның Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән Бельгиядә узган Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда милләттәшебез Лилия апаның матур гаиләсе белән таныштым. Ул 15 ел элек кияүгә чыгып, Казаннан Бельгиягә күченеп киткән булган. Бүгенге көндә ире белән Регина һәм Амели исемле ике кыз үстерәләр. Сабан туена баргач, Лилия апа кунак итте, экскурсияләргә алып барды. Ул читтә яшәүче татарлар өчен бик зур эш башкара: күргәзмәләр үткәрә, татар балалары өчен лагерьләр оештыра һәм башкалар. Лилия апаның ике кызы да матур итеп җырлый. – «Татар моңы«нда чыгыш ясарга кем чакырды? – Конкурсны оештыру эшләрендә катнашучыларның берсе – минем укытучым Илсөяр апа Шиһапова. Мин Мәскәүдә яшәгәч, ул Мәскәүдә яшәүчеләр арасында «Татар моңы»нда катнашырга теләүчеләрне барларга тәкъдим итте. Мин исә Мәскәүдә түгел, ә Бельгиядә яшәүче дусларым барлыгын әйттем. Ләкин бу юлы Амели кунак буларак кына чыгыш ясады. Ә инде дуэт итеп җырларга тәкъдим иткәч, мин, әлбәттә, ризалаштым.
    – Амели белән нинди җыр башкардыгыз? – Амели кайчандыр «Сагынырсың» исемле җырны ишетеп ошатып калган. Шуны үзенчә язып өйрәнгән, ятлаган. Әлегә татар телендә иркен сөйләшмәсә дә, бик матур җырлый. Бу җырны конкурста икәү башкардык. Безнең чыгыш бию белән бергә үрелеп барды. Дулкынлануымнан җыр сүзләрен онытырмын дип нык курыктым. Өстәвенә шигыре дә катлаулы булып чыкты. Ләкин без моны башкарып чыга алдык. «Татар моңы»нда катнашканым булмаса да, «Татар моңы» сәхнәсендә чыгыш ясарга насыйп булды.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев