Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сөембикәне бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр" - Рөстәм Миңнеханов

Сөембикә ханбикә образында татар халкының рухы чагыла, аны бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада ханбикә хөрмәтенә аталган урамны ачу тантанасында әнә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. «Астанада Сөембикә урамы ачылу – тугандаш халыклар тарихындагы мөһим вакыйга. Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев һәм Астана шәһәре хакиме Асет Орентаевич Исекешевка шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сөембикә ханбикә образы безнең өчен аеруча кадерле. Анда татар халкының рухы чагыла. Шул ук вакытта Сөембикәне бөтен төрки дөньяда ихтирам итәләр. Без аның Татарстан һәм Казахстанны берләштерүче символ булуына шат», - дип ассызыклады Татарстан лидеры чара вакытында.

Family Village коттеджлар бистәсендәге Сөембикә урамы Казахстанның атказанган мәдәният эшлеклесе һәм Язучылар берлеге әгъзасы Шарбан Бейсенов, Казахстанның атказанган скульпторы һәм Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашев, шагыйрә Жанат Аскербек кызы башлангычы белән ачылды. Шунысын да искәртик: Астанада ул - татар халкы вәкиле хөрмәтенә аталган икенче урам. Сарыарка районында бер урам татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә.

1808  Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев