Татар матбугаты
Син – минем сагышларым...
Радиодан әкрен генә яңгыраган таныш көйне ишетеп, үлем белән тартышып яткан Хәсән күзләрен ачты. Тукта, бу бит таныш җыр! Зәринә җыры! Сәхнәдә шушы җырны ал күлмәген киеп башкарганнан соң, гашыйк булган иде бит ул аңа.
Син – минем сагышларым,
Син – гомер агышларым,
Син – минем шатлык идең,
Югалту-табышларым...
Язмыш идеме бу, әллә олы сынаумы? Булган хәлләрнең асылына төшенү өчен... уйлы еллар кирәк булган икән лә... Уйландыра... Их, шул чакларга кире кайтып булса... Беренче тормыш иптәше беренче була икән ул. Онытылмый... Йөрәген утлы күмердәй гел көйрәтеп тора. И-их! Хәсән җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.
Таза, чибәр булуы өстенә, телгә дә оста, теләсә кемне авызына каратып тотарга сәләтле иде ул. Баянда өздереп уйнап, җырлавы гына да ни тора! Чибәр кыз Зәринә дә аның шаяру катыш матур сайравына, баянда уйнап җырлавына үлеп гашыйк булды бит. Озакламый ике яшь йөрәк кавышып та куйды. Хәсәннең әнисе яшь киленне беренче көннән үк ошатты.
Матур гына яшәп киттеләр алар. Бер-бер артлы тупырдап торган ике уллары туды. Бу елларда алардан да бәхетле кеше булды микән? Тормыш мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. Ләкин...
Авылда эш булмау сәбәпле, Хәсән күрше егетенә ияреп, Себер якларына китеп барды. Барып урнашкач, яраткан хатыны Зәринәне дә үз янына чакырды. Ләкин кечкенә улларына Себер климаты килешмәгәнлектән, ярты елдан хатыны балалары белән кире әйләнеп кайтты.
Шулай итеп, алар Сак белән Сок кебек аерым яши башлады. Аеры-чаеры яшәгән гаиләнең кайчан нык булганы бар?
Ир белән хатын арасында ниндидер салкынлык барлыкка килде. Дөрес, Хәсән акчасын да, күчтәнәчләрен дә җибәреп торды. Елга бер кайтканда, балалары белән дә әвәрә килеп уйнады. Зәринә йөрәге белән сизде: бу элеккеге Хәсән түгел иде, аларны магниттай тартып торучы хис каядыр юкка чыккан, бер-берсенә бәйләүче җепләр дә өзелгән иде. Ә бер кайтуында Хәсән Себердә дә хатыны, бер кызы барлыгы турында әйтте.
Әнисе бу хәбәрне ишеткәч, тузынып та күрсәтте: хәтта Хәсәнне өеннән үк куып чыгарды. Әнисенең шул чакта әйткән сүзләре әле дә колагында яңгырап тора: “Шуны онытма: беренче хатын ул – Аллаһтан, икенчесе – шайтаннан”. Улына гына түгел, килене Зәринәгә дә эләкте ул көнне: “Нәрсә җебеп торасың, “ир бирмәк – җан бирмәк” дип әйткәннәрен ишеткәнең юкмы әллә синең? Бар, җибәрмә иреңне!“
Каенанасының сүзендә хаклык барлыгын аңласа да, Зәринә иренең артыннан ялынып йөрмәде. Үз янында мәҗбүри тотып кына, элеккеге Хәсәнне кайтарып булмасын аңладымы, әллә горурлыгы көчле булдымы, балаларын алды да әниләре янына кайтып китте. Дөрес, каенанасын да ташламады ул, һәрчак булышып яшәде. Ә каенанасы гөрләп торган гаиләнең юкка чыгуы белән һич кенә дә килешә алмады. Йөрәге авыртып, хастаханәгә үк кереп ятты. Шул ятудан озак та тормады, мәрхүмә булды. Аны җирләү хәстәрләрен дә Зәринә башкарып чыкты.
Газиз әнисе үлгәч, Хәсәннең күзен кайгы томаны каплады. Кадерле кешесен югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, тора-бара шуның утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе гомерлеккә сызларга кала, диләр бит. Менә шул бер шырпылы йөрәге бөтенләй икенче төрле сулкылдарга тотынды. Кайдан һәм кайчан башланды соң язмыш чылбырындагы ялгыш? Кадерле әнисенең үлемендә үзен гаепләде. Әнисенең сүзләрендәге хаклыкны, еллар узган саен, ныграк аңлады ул.
Кайчандыр акылын җуяр дәрәҗәгә җиткергән Надя еллар узган саен сәер гадәтләре белән ачыла башлады. Хатыны Зәринәдәге пөхтәлек, уңганлык, тыйнаклык кебек сыйфатларны сагынды Хәсән. Терсәк якын да бит, тешләп булмый шул. Ә авариягә очрап, аяклары йөрми башлагач, Надя кинәт кенә юкка чыкты. Ярый әле, берничә сүз язып, записка калдырган.
“Хәсән! Үпкәләмә, яшь гомеремне инвалид ир белән уздырасым килми. Хуш, безне эзләмә!”
Хәсәннең авариягә очравы, хатынының ташлап китүе турындагы шомлы хәбәр Зәринәгә дә килеп иреште. Авылдашы аңа Хәсәннең соңгы гозерен дә җиткерде. “Зәринәнең тагын бер кат җырын тыңлап, бу дөньяда бәхиллеген алсам, үлсәм дә үкенмәс идем”, – дигән.
Бу хәбәрне ишетүгә, Зәринә, ике дә уйлап тормастан, юлга җыена башлады. “Хәсәнне авыр хәлдә калдырырга ярамый, ул бит – балаларымның әтисе! Бәхилләшергә ашыкмасын. Аллаһ боерса, мин аны терелтәм. Авылга кайтып, кабат нигезне яңартып, гөрләтеп яшәрбез әле”, – дип, ашкынып уйлады ул. Ә үзе гомер буе Хәсәнгә багышлап җырлап йөргән җырын моңлы тавыш белән авыз эченнән генә сузды:
Син – минем сагышларым,
Син – гомер агышларым...
Мөнәвәрә Шәфигуллина, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев