Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Син мине бу җырың белән үтердең!

Моң ханы. Гаҗәеп акыл иясе. Шәхес. Болар барысы да Татар­станның Һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исе­мендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены иясе Илһам Шакиров турында. Әлфия апа Авза­ло­ваның, чын җырчы булу өчен нужа күрергә кирәк, дигән сүз­ләре дә аңа туры килеп тора. Әмма без бүген Илһам абый­ның күргәннәре турында искә алмыйбыз. Без татар җыры­ның көче һәм Илһам абыйның төрле буын җырчыларына йогынтысы турында сөйлибез. 1974 ел. Илһам Шакиров Мәс­кәүдә концерт бирә. Ул әле залда Мстислав Ростропович утырганын белми. Ә менә концерт тәмам­лангач, легендар музыкант сәхнә артына керә дә сәламләү сүзе урынына: “Син мине бу җы­рың белән үтердең!” – дип әйтә. Баксаң, Илһам башкаруындагы “Кара урман” җы­ры шулай тәэ­сирләндергән икән үзен. Җыры белән олпатларны егып салырлык Илһам абыйның хә­ле-әхвәле ничек? Бу хакта яр­дәм­чесе Илһам Ха­җи­ев сөйләде: – Илһам абыйның хәле әйбәт, Ал­лага шөкер. Мин егерме елдан артык Илһам абыйны карап, тәрбияләп торам. Бу җәһәттән бер мисал китерәсем килә. Заманында Таһир Якуповны ике мәртәбә күрү бәхетенә ирештем. Шул вакытларда ук аңарда яшәү көченең кимүе сизелә иде. Ә бит чит кеше ярдә­менә мохтаҗ атаклы шә­хесләребез байтак безнең. Моны вакытында күреп, тормыш мәшәкатьләрен үз өс­те­ңә алып, яшәү рәвешен тәр­типкә салып, дөрес итеп эш планын тө­зесәң, гомерләре күпкә озын­рак булган булыр иде. Таһир абый да шундый кешеләрнең берсе иде. Илһам абый гаҗәеп акыллы, зирәк кеше буларак, миңа ышанды, гаиләмне, балаларымны яратып кабул итте. Хәзер шуның әҗерен күрә, тыныч, рәхәт картлык кичерә. Үз миссиямне үтәдем дип саныйм. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та Илһам абыйга биргән вәгъдәсен үтәгән: – Рәшит Ваһапов исемендәге бәй­гедә гран-прига лаек булгач, машина ачкычын Илһам абый Шакиров кулыннан алу насыйп булды. Бүләкләргә чыккач, сәхнәдә, бу машинада Казан урамнарыннан бер әйләндерерсең әле, дип әйт­кән иде ул. Вәгъдә, дип кулын кыс­тым. Шөкер, Илһам абыйның бу теләген үтәдем. Кайсыдыр бер кон­церттан соң Камал театрыннан өенә алып кайттым. Сәхнәдә биргән вәгъдәмне үтәдем, Илһам абый, дигәч, ул тыйнак кына елмаеп куйды. Чөнки беркайчан да, кеше күңеле булсын өчен генә, буш сүз сөйләмәде. “Яңа Гасыр” каналында барган тапшыруда Илһам абыйдан, дәвамчыгыз итеп кемне күрәсез, дип сораганнар. Илһам абый минем исемне телгә алган икән, әти-әни бу тапшыруны елый-елый кара­ган. Моны белгәч, иҗа­тыма таләпчәнлек, җа­ваплылык тагын да арткан иде. Энекәш, юлың­нан тайпылма, син дөрес юлда, дип килеп әйткәне дә булды. Авыр чак­ларда Илһам абыйның гел шушы сүзләре искә төшә дә, көч арткандай була. Татарстанның атказанган ар­тис­ты Рәсим Низамов та – Илһам абыйның хәер-фатихасын алган җырчыларның берсе: – Илһам абый беренче концертымда катнашып, халык алдында дәрәҗәмне күтәрде. Чыгыш ясаганнан соң да кайтып китмәде, һәр­бер номерны энәсеннән-җе­бенә кадәр күзәтеп барып, соңын­нан үз фикерен әйтте. Мин моны Илһам абыйның иҗатыма фатиха бирүе дип кабул иттем. Гап-гади, кешелекле, кирәклесен генә әйтә, кирәк булганда сүгеп тә ала торган остаз ул. Җырчылардан кемнәр халыкчан башкаруны сайлый, шулар өчен Илһам абый – өлге. Хәтта ки­ңәш бирмәсә дә, аның җырын тыңлап та сабак алырга мөмкин. Бар, юлыңда бул, дип кире борырга да күп сорамый. Татар­стан­ның атказанган артисты Раяз Фасыйхов әнә шулай ди: – Сәхнә артында җыелышып гәпләшеп торганда Илһам абый килеп чыкты да, Балтач малае да монда икән, дип эндәште. Бу минем өчен зур сүз булды инде. Бу әле – татар дәүләт филармония­сен­дә эшли генә башлаган елларым. Шуннан соң арада киеренкелек туганны җәһәт сизеп алды ул һәм берни булмагандай үзе белән булган хәлләрне сөйләп, яңадан үз халәтебезгә кайтарды. Гаҗәеп дә­рәҗәдә психолог икән дип сокланган идем шул чакны. Аралашырга ярата, ләкин бөтен кеше белән дә сөйләшми. Халтураны, ясалмалылыкны җене сөйми. Бервакыт Илшат Вәлиев белән кайтып барганда бакчада очраттык. Үзе янына дә­шеп алды, сөйләшеп киттек. Берзаман тагын бер җырчы безне шәй­ләп алды да, Илһам абыйга мактау сүзләрен яудыра-яудыра якынлаша башлады. Илһам абый тегене ярты сүзендә туктатып, бар, юлың­да бул, дип, кире борып җибәрде. Мин Илһам абый җырларын тың­лап үстем. Репертуарымда аның җырлары шактый. Хәзер дә Илһам абый концертларыннан сабак алам. Дустым Илһам Вәлиев аның 1975 елгы концертының язмасын тапкан. Шуны карыйм, өй­рә­нәм. Рәхмәтем зур Илһам абыйга. Ярдәмчесе Илһам аркылы олпат җырчыбызның хәлен белеп торам. Әле бергә эшләгән егетләр белән хәлен белергә барырга да исәп бар. Әнә бит Әлфия апа янына да бара алмыйча калдык... Тавышсыз җырчыны сәхнәдән куып төшергәне дә булды. Татар­станның халык артисты Георгий Ибушев Илһам абый моны татар җыры өчен борчылганга эшләде ди: – Беренче тапкыр күргән еллар искә төште. “Комсомол җы­ры-1975” бәйгесе иде ул. Моңа кадәр тавышын тыңлап үскән малайга бу бик дулкынландыргыч мизгел булды. Аннары филар­мо­ниядә аның белән бергә эшләргә туры килде. Алтмыш яшьлек юбилееннан соң бөтен туган көн­нә­рендә диярлек катнаштым. Шуннан чыгып Илһам абыйлы тама­ша­ларның ихлас, югары дәрә­җәдә булуын, анда бөтен нәрсәнең үз тәртибе белән баруын күрдем. Мондый чараларда катнашу җан рәхәте булды. Гаҗәеп кызыклы юлдаш, юмор остасы да ул. Хәтере шаккатмалы: берзаман туган авылымда ике тапкыр концерт куеп һәм аның бөтен нечкәлекләрен истә калдыруы белән телсез итте. Илһам абый татар җырының дәрәҗәсе өчен борчылды, хәзер дә борчыла. Бер бик начар башкаручыны сәхнәдән куып тө­шер­гәне бар. Әгәр инде берәр чыгыш ошаса, ул җырчыга җылы сүзен кызганмый иде. Миңа да аннан җылы сүзләрне күп ишетергә туры килде. “Безнең ил” җырын акапеллага башкаргач, бу бит – искиткеч җыр, дип аркамнан каккан иде. Мөгаен, иң беренче мактавы шушы булгандыр. Җыр дигәннән, репертуарымда аның җырлары шактый. Аның җырын үзеңә алмау ул – җырсыз калу белән бер. Чөнки Илһам абый­ның репертуары искиткеч зур. Анда татарның мәгъ­нәле бө­тен җырлары сыйгандыр, мөгаен. Аның башкалардан төп аермасы шунда: тамашачысын чик­сез хөр­мәт итте һәм авыл клубында да, Кремльдә дә үзен бер­дәй тотты. Җыр аның өчен зур бер дәрәҗә кебек, ул аны беркайчан да акча эш­ләү чарасына төшереп түбән­сетмәде. Татарстанның халык артисты Резеда Галимова әйтүенчә, аның һәрбер концерты сабак: – Ул миңа 1995 елда “Татар җы­ры” бәйгесендә үк игътибар иткән икән. Шунда, бу кызны Казанга чакырырга кирәк, дип әйткән булган. Мин бу хакта шактый еллар узгач кына белдем. Әмма  филармониягә эшкә урнашырга килгәч, Илһам абый бернинди дә ташлама ясамады. Үзенә бер бәйгене узу иде ул чакта фи­лармониягә эшкә урнашу. Төрле жанрдагы бик күп әсәрләр башкардым. Шул вакыт Илһам абый, сеңлем, син бөтен та­ләп­ләргә туры китереп җырлыйсың. Алай гына да түгел, бәгыреңнән чыгарып, эчке моң-кичереш­ләреңне кушып башкарасың, ди­гән иде. Беркайчан да шушыны югалтма, дип киңәшен бирде. Илһам абый концертлары һәр­берсе сабак булды. Артык сүз булмас, җырның тарихын, ничек итеп аңа килеп ире­шүен сөйләр һәм җырлар. Шул гадәте бигрәк ошады.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев