Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шәхесләребез рухы хөрмәт көтә

Быел Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган Мәдинә Маликованың «Арыш тәме» китабын кулыма алгач, аның исеме дә, тышкы бизәлеше дә нык җәлеп итте. Мин үзем сугыш еллары баласы булганга микән, арыш оны ипиен яратам, аны иң тәмле ризык дип саныйм. Китапның тышлыгында сурәтләнгән тук башак, иген кыры, яшь ана кочагында яңа туган бала рәсеме күңелдә әллә никадәр истәлекләр яңартты.   Романның беренче юллары ук бөтереп үз эченә алып кереп китә, аны йотлыга-йотлыга укыйсың. “Бу җирдә үләннәр дә, агачлар да, игеннәр дә, гөлләр дә орлыктан шытып үсә. Уйлап карасаң, йөрәк хисләре дә асыл гөлләргә тиң бит. Күзләрне камаштырып чәчәк аткан мәхәббәт хисе ничек ярала, аның орлыгы безнең йөрәккә каян, ничек ирешә икән? Бу сорауларга җавап биргән галим юк әле”, – дип, ничек матур итеп тасвирлый язучы! Әсәрне үземнең балаларга да, дусларыма да укырга киңәш иттем әле, сөйләшербез, фикерләшербез дидем. “Арыш тәме” романын киноэкранга куярлар әле дип тә уйлыйм. Бу китапка, “Арыш тәме” романыннан тыш, авторның “Язгы тәкыялар” повесте һәм берничә истәлек-хатирәләре дә кергән. Хатирәләр бүлегендә язучы безнең заман кешеләренә билгеле шәхесләрне – татарның лаеклы уллары-кызларын искә ала. “Марат абый” дип исемләнгәнендә милләтебез азатлыгы өчен көрәшкән Марат ага Мөлековның Татар иҗтимагый үзәге оештырып, халкыбыз өчен гаҗәеп зур эш башкаруы турында бәян ителгән. Туксанынчы еллар башында милләтебезгә бәйсезлек таләп итеп, урамнарга чыккан көрәшчеләрнең берсе Марат Мөлековка әлегә кадәр Казанда һәйкәл дә юк, алай гына да түгел, аның исемендәге урам да юк икән. Бу каһарманны искә төшергән өчен Мәдинә Маликовага мең рәхмәт. “Кактус чәчәге” һәм “Юлларның кояшлы ягыннан” хатирәләре дә – замандашларыбыз, матур әсәрләр калдырган язучыларыбыз рухына дога булып барып ирешерлек язмалар. Шушы ике язучы – Гариф Ахуновның һәм Юныс Әминовның дәвамчылары – уллары да әтиләре сукмагыннан китеп, дөньяны матурлыкка илтү юлында булулары күңелле күренеш. “Һәйкәл” һәм “Шагыйрьнең ак йөзендә – мич корымы” хатирәләре мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова һәм сыннар остасы, рәссам Бакый Урманчы турында. Нигә Казан шәһәрендә Сара апа һәйкәленә урын юк? Мәдинә Маликова урынлы борчыла: “Башкалабызда бер генә хатын-кызга да һәйкәл куелмаган. Ә бит күп халыклар даһи кызларына мәһабәт һәйкәлләр куйганнар”, – дип яза ул. Сүзләрен дәлилләп, автор кайларда кемнәргә һәйкәл куелуын санап та чыга. Казанда урын җитәрлек, акча да күп икән. Әнә бит, яңа загс янына Италиядә ясатып кайтартып, әллә никадәр суммага төшкән (200 миллион сум дип тә укыганым булды) сыннар куйдылар. Әле менә күптән түгел Казанга килгәч, Һади Такташка куелган һәйкәлне күреп куандым. Һади Такташ исемендәге урам да яңача, чиста, матур күренде. Мин моңа бик сөендем. Танылган шәхесләребезне шулай хөрмәтләүнең бер кыенлыгы да юктыр бит инде. Күңелеңдә булса, теләсәң, барысын да башкарырга мөмкин бит. Әнә, Казаныбызда Габдрахман Әбсәләмов урамы нинди матур! Андагы “Ак чәчәкләр” скверы сокланып туймаслык, ул яшеллеккә күмелгән, анда ял итү өчен матур утыргычлар куелган, фонтан эшләп тора. Сара апабыз Садыйковага да “Җидегән чишмә” яки “Казан кичләре” скверы ясап, шунда һәйкәл дә куйсак, ничек шәп булыр иде!
Мәдинә ЗЫЯТДИНОВА. Балтач районы, Карадуган авылы.
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев