Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Шартнамә Татарстанга үсәр өчен этәргеч бирде

Россия Дәүләт Думасы депутатлары язгы сессиядә 225 закон кабул иткән. Татарстаннан сайланган депутат Александр Сидякин эшчәнлекне уңай бәяләде. Ул, Татарстан мәнфәгатьләре дә исәпкә алынды, дип          белдерде. Кичә матбугат конфе­рен­циясендә Россия Дәү­ләт Думасы депутаты Александр Сидякин журналистлар сорауларына җавап бирде.   Татарстан депутатлары ни өчен Мәскәү белән Казан арасындагы Шарт­на­мәне озайту турында тәкъ­дим белән чыкмады, дигән сорауга ул: “Бу мәсьәлә – республика белән Россия Президенты арасындагы мөнәсәбәтләр. Дума депутатлары аңа тыкшына алмый”, – дип әйтте. Ул Татарстан Дәүләт Советы депу­тат­ларының Владимир Путинга Мәскәү белән Казан арасындагы Шартнамәне озайтуны сорап язган мө­рәҗәгатьләре мантыйкка ярашлы дип, хуплавын белдерде. “Әлеге килешү ике якның да элемтәләрен ныгыта. Шартнамә озайтылырга тиеш. Һәр төбәкнең үзенчәлеге бар. Федераль үзәк белән килешү нигезен­дә эшләү, һәр төбәккә үз Кон­ституцияләрен булдыру мөмкинлеге биргән Россия Конституциясе бар. Димәк, бу норма яшәргә тиеш. Без унитар түгел, федератив дәүләттә яшибез. Шартнамә Татарстанга үсәр өчен этәргеч бирде. Салым түләүчеләрне саклап калдык, безнең белән бер дәрәҗәдә үсеш алган күршеләр моны эшли алмады. Алардагы оешмалар салымны Мәскәүгә яки Санкт-Петербургка түли”, – дип белдерде Сидякин.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев