Татар матбугаты
Шартнамә ни өчен кирәк?
Җәмәгать эшлеклесе буларак, миңа кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Турысын әйтим, кызганычка, инсаннарның милли үзаңы моннан 20-25 еллар элекке вакыттагы белән чагыштырырлык түгел – күпкә кайтыш. Сәясәт белән кызыксынучылар гомумән аз.
Шулай да гел юк түгел, һәм андыйлар арасыннан кайберәүләр Татарстанның киләчәктә, Россия дәүләте төзелешендә структур берәмлек буларак, республика статусын саклап калу-калмавы белән кызыксына. “Ульяновск һәм Киров өлкәләре белән берләштереп, Казан крае ясап куймаслармы?” – дигән борчулы сораулар бирүчеләр дә бар. Бу җәһәттән мин дә алардан әллә ни күп белмим шул, тик шунысын гына ышаныч белән әйтә алам: республикабыз халкының ким дигәндә 60-70 проценты Татарстанның нәкъ менә республика статусында калуын тели. Болай дип мин 2013-2014 елларда Президент һәм республика атамалары саклануын таләп итеп култамгалар җыйганда татар, рус, мари милләтеннән булганнарның бернинди үгетләүсез диярлек (берничә баш тартучыны санамаганда) имзаларын куюыннан чыгып әйтәм.
2014 елның 28 ноябрендә 900 чамасы имза салынган исемлекләрне Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Дәүләт Советына илтеп тапшырырга насыйп булган иде. Ә инде бердәм һәм бүленмәс империя тарафдарлары ихтыяры белән Россиядә милли республикалар институтын бетерәләр икән, бу рустан кала башка халыклар өчен катастрофага тиң булачак, чөнки “кече” халыклар ихтыяҗын кайгыртуның исе дә калмаячак. Шулай да без резервацияләрдә яшәүче Америка индеецлары түгел, ошбу җәһәттән сүзебезне кистереп әйтергә тиеш.
2017 елның июль ахырында РФ белән РТ арасында вәкаләтләр алмашу турындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Ни гаҗәп, Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында зурдан кубып түгел, кечкенә форматтагы сөйләшүләр дә күренми диярлек. Нилектән шулай соң, әллә инде Кремль әһелләренең ниндидер яшерен серләре бармы? Һәм алар аны козырь карта урынына тоталармы? Ничек кенә булмасын, Россия төбәкләре арасында әйдәп баручы Татарстан белән санлашырга тиешләр. Әгәр Шартнамәне озайтмыйлар икән инде, бу – регресска илтүче юл дигән сүз. Аннан губерналаштыруга да ерак түгел. Ул очракта федератив дигән дәүләттән нәрсә калыр икән соң?
Узган ел федераль үзәк 700 миллиард сумнан артык акчадан тыш янә 6 миллиард сум салым таләп иткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: “Республика савым сыеры түгел бит”, – дигән мәгънәдәрәк сүз әйткән иде, шуннан соң күп тә үтмәде, “Татфондбанк” банкротлыкка чыкты. Моны халык артык кыюлык күрсәткән өчен “сабак” бирү дип кабул итте (һәрхәлдә, шундыйрак сүзләр йөрде – “җил исмичә яфрак селкенми” диләр ич).
Чынлыкта күп нәрсә сер пәрдәсе артында, “политтехнолог”ларның махинацияләре кайчан да булса ачылыр барыбер. Бердәм булганда гына хакимият вертикаленең басымы астыннан исән-имин чыгып була шул. Татарстан Президентын сайлаганда сайлаучыларның 95 проценты диярлек аның кандидатурасын яклап тавыш бирде. Аның рейтингы бик югары, чөнки ул – республикада яшәүче татарның, урысның, чуашның, мариның һ.б. милләт вәкиленең дә Президенты, алай гына да түгел, ул әле – бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларның да рухи әйдаманы. Шуңа күрә Президент статусын саклап калу һәм Шартнамә срогын озайту искиткеч зур әһәмияткә ия.
Фирдәвес Хуҗин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев