Татар матбугаты
Шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова вафат
1128
0
0
Бүген шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова озакка сузылган авырудан соң вафат булган. Бу хәбәрне Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов раслады.
Флера Тарханова туган ягында - Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк.
Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, 10.00 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе бинасында булачак.
- 1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005). Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы.
Татар-информ
Фото: Салават Камалетдинов/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев