Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сез безгә үз кеше

Җитәкчеләр турында язу ансат түгел. Артык сүз җибәрергә дә ярамый. Алар үзләре дә бик җәе­леп китеп сөйли алмый чөнки, дәүләт системасының аерым бер кысаларында яшәргә мәҗбүрләр һәм аерым бер әдәп-әхлак кагый­дәләре бу кысаларны ватарга, яки алып ташларга кушмый. Парламент рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин турында язарга утыргач та шуларны уйлап сүзне ничек башларга, ничек дәвам итәргә белми аптырадым.   Күккә чөеп мактар идең, беренчедән, мәдхия җырлаучылар болай да табылыр. Икенчедән, Фәрит Хәйрулла улы мактауга мохтаҗ да түгел. Үзенең кем икәнен белә ул. Һәм бөтен олпат шәхесләргә хас булганча, борын күтәреп, “тамак кырып, мыек борып” йөрми. Шушы артык гадилеге аркасында без аңа кайчак үз кеше итеп кирәкле-кирәкмәс сораулар да бирәбез... һәм җавап та алабыз. Шуны искә төшереп утыр­дым әле: парламентта хәбәрче булып егерме елдан артык эшләп мин Фәрит әфәнде турында бер генә кыек сүз дә язмаганмын, юкса иң югары дәрәҗәдәге җи­тәкчеләр турында төрт­тереп булса да язгалый идем. Димәк, Фәрит әфән­дегә тел тидерергә бер-бер сәбәп булмаган. Гәрчә еш кына аңа заманның иң четерекле сорауларына җавап бирергә, кайбер журналистлар әйтүенчә “амбразурага беренче булып ташланырга” туры килә иде. Мондый кеше бер ялгышмаса, бер ялгышырга тиеш һәм каләм­дәшләр арасында “кыю журналист” исемен алырга атлыгып торучылар аз түгел иде. Бер каләмдәшем мондый бер вакыйганы искә тө­шерде әле. Безнең парламент делегациясе Россия­нең кайсыдыр шәһәренә Сабан туена барган. Бәйрәм башланыр алдыннан мәй­дан читендә ике төркем арасында бик каты тавыш чыккан. Беренче төркемдә – дин әһелләре. Сабан туенда дини төсмерләр булырга тиеш, дип шәрран яралар. Ә икенче як, үзебезнең үк татарлар, моңа каршы. Гауга зурга китеп, якалашуга хәтле барып җитә яза. Шулвакыт Фәрит Хәйрулла улы ике төркем уртасына баса да, әле берсен, әле икенчесен тыңлый, аларга нидер сөй­ли. Каләмдәшем аның ниләр сөйләгәнен ишет­мә­гән, бик каты тавыш иде, ди. Тик менә 10 минут чамасы вакыт узды микән, юк микән, әле яңа гына җан талашкан һәр ике як тынычлана, алай гына да түгел, барысы да көлешә башлыйлар һәм иң якын дуслар кебек җитәк­ләшеп дигәндәй, мәйданга юнәләләр. Фәрит әфәнденең халыкка нинди “тылсымлы” сүз әйткәнен белмим, хәер, бу кирәк тә түгел. Әмма, шушы кечкенә генә вакыйга да сәяси зирәклек турында сөйли кебек. Кешеләр арасындагы мө­нәсәбәтләрдәге кебек, зур сәясәттә дә, бер карашка вак тоелган әйберләр була. Әмма, тора-бара алар хәлит­кеч зур мәсьәләгә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, Фәрит Хәйрулла улының Татарстан Халыклары Ассамблеясы Со­­веты рәисе булуын гына әйтсәк тә, бу вазыйфа Татарстан гына түгел, ил, дөнья күләмендә милли сәясәт мәсьәләләрен җайга салуны күз алдында тота. Парламентыбыз Рәисе­нең Россия һәм Европа дә­рә­җәсендәге күпме оешмаларда әгъза булып торуын яки төрле комитетлар җи­тәк­ләвен, вице-президент вазыйфалары башкаруларын саный башлаган идем, моңа газетада шактый урын кирәк булачагын сизеп туктап калдым. Моннан берничә ел элек Казанга Федерация Советы Рәисе Валентина Матвеенко килгән иде. Ялгышмасам, без­дә закон чыгару органнары Советының халыкара хезмәт­тәш­лек буенча комиссиясе утырышы узды. Фәрит әфәндене комиссия рәисенә тәкъдим иттеләр. Шул вакытта В.Матвиенко: “Фәрит Хәй­рулловичны кая утырт­саң да эшли”, – дигәнрәк җөм­лә әйт­кән иде. Шул фикерне бераз гына үстерим әле: бездә бар урын биләп утыручылар, бар эшләр өчен урын биләү­че­ләр. Фә­рит Хәйрулла улы, әлбәттә, икенчеләре рәтенә керә. Аның еш кабатлый торган сүзләре бар: журналистлар белән очрашкан саен: “Кешене тыңларга түгел, ишетә белергә кирәк”, – дими калмый. Гадәттә, районнарга чыгып халык белән очрашып кайткач әйтә ул бу сүзләрне. Безгә дә: “Халык гозерләрен тыңлагыз, уйланыгыз, аларны безгә дә җиткерегез”, – дип тукып тора. Һәр проблеманы төбенә хәтле төшеп өйрәнмичә туктап калганы юк Фәрит әфәнденең. Аннан соң аларны хәл итүгә кере­шә. Эшләр өчен урын биләп утыручының бер, бәлки, төп сыйфаты әнә шундыйдыр дип уйлыйм. Юбилярны артык мактап җибәрдем, ахрысы. Минем аңа бер үпкәм дә бар иде әле. Моннан берничә ел элек иртүк Дәүсоветка килдем. Ишек төбендәге сакчы егет­ләр аягүрә басып каршы алды. “Вольно!” – дип әйтергә авыз ачкан гына идем, егет­ләрнең берсе: “Посторонитес, пожалуй­ста”, – диде. Бо­рылып карасам, Фәрит әфән­де кереп килә. Минем белән кул биреп күреште. Күңелем артык нечкәреп китте, ахрысы, аңа бер ахмак сүз әйтеп ташладым: “Фәрит Хәйрулло­вич, минем дә депутат буласым килә”, – дидем. Ул көлем­се­рәп мине баштанаяк күз­дән кичерде дә: “Син карт бит инде”, – диде. “Сез миннән яшь ­ярымга өлкән­рәк тә бит...” – кебек сүзләр тел очын­­­да әйләнсә дә, дәш­мә­дем, чөнки, әче тәм бар иде ул сүзләрдә. Фәрит әфәнде лифт­ка кереп киткәч, фойедагы көзге каршына басып үзалдыма сөйләнә башладым: “Нәрсә, иптәш Гыйлемханов, депутатлыкка ярамас дәрәҗәдә картайдың­да­мы ин­де. Болай карап то­рыш­ка ничава гына күренә­сең үзе, ну атлап йөрешләрең бер дә шәп түгел. Гәүдәңне дә төз тотмыйсың. Хатының: “Бө­креңне чыгарып йөр­мә!” – дип юка гына әйтми шул сиңа”. Әлбәттә, депутатлыкка кызыккан чаклар булгалады. Әмма, бу кызыгу бик җит­ди түгел иде, ахрысы. Фәрит әфәнде белән сөйлә­шеп алудан соң кызыгу ди­гәннәре бөтенләй юкка чыкты. Мө­хәм­мәтшин кул ас­тын­да эш­лә­мәсәм дә аның тирәсендә йөрим, күпме гомер парламент, ягъни Фә­рит әфәнде эшчәнлеге турында язам. Шу­ңа күңел сөенә, безнең парламент Россия төбәк­лә­ренең закон чыгару органнары арасында иң абруйлылардан санала. Иң әһәмиятле законнар кабул итәр алдыннан күп кенә парламентлар безнең якка күз салалар: янәсе, Татарстан нинди адым ясар? Һәр оешманың абруе җи­тәк­че эшчәнлеге белән бәйле икәне исә  бәхәссез. Менә Фәрит әфәнде дә җитмешне тутырды. “Парламент рәисе кем булыр икән?” – дигән сүзләр дә чыккалап ала. Ә мин болай уйлыйм: әнә  җитмештән узган Трампны Американың президенты итеп тә сайладылар бит әле. Кешенең мөмкинлекләрен яшенә карап кына бәяләп булмый, шулай бит Фәрит әфәнде. Тумас борын картаючылар да бар. Ә сез әле – егет кеше. Яшь ягыннан да, булдыклылык ягыннан да. Шуның өстенә күңелегез һәркемгә ачык, халык өчен дә үз кеше сез. Сезнең белән миңа да тагын озак еллар эшләргә насыйп итмәсме дип өметлә­нәм. Ә хәзергә барлык журналистлар исеменнән туган кө­негез белән котлыйбыз. Сез безгә дә үз кеше.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев