Татар матбугаты
Сәүдә челтәрләренең товар китерүчеләренә түләнә торган бонуслары ике тапкыр кими
Бүгенге көндә Татарстанда 17 мең ваклап сату предприятиесе гамәлдә. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, аларда сәүдә әйләнеше 374 млрд сум тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1 процентка ким. Быел алты айда җан башына берәмләп сату күләме 97 мең сум булган. Әлеге мәгълүматларны бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышында Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев җиткерде. Ул, инде хәбәр ителгәнчә, сәүдә эшчәнлеге турында закон үтәлешен күзәтү төркемен җитәкләде.
Утырышта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.
Гаилә бюджетының азык-төлеккә тотылган күләме ике тапкыр арткан
“Татарстан Республикасында сәүдә эшчәнлеге турындагы законның гамәлгә ашырылуы аерым контрольгә алынган”, - диде Таһир Һадиев. Аның әйтүенчә, ваклап сату әйләнешендә азык-төлек товарларының чагыштырмача күләме дә 49 процентка кадәр арткан. Гаилә бюджетында бу сан 30-50 һәм аннан да күбрәк процент тәшкил итә”, - диде депутат. Гыйнвар-апрельдә Россия буенча җан башына уртача айлык керем 27,6 мең сумнан гыйбарәт. Татарстан буенча ул 30 мең сумга якын. Таһир Һадиев башка төбәкләрне мисалга китерде – Удмуртиядә 21,5 мең сум, Пензада 19 мең, Чуваш Республикасында 16,2 мең сум, Марий Элда 15,6 мең сум. “Бу Татарстан халкының сатып алу мөмкинлекләре югарырак булуы турында сөйли”, - диде Таһир Һадиев.
Мониторинг төркеме җитәкчесе билгеләп узганча, мониторингның асылы - республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә базарда катнашучыларның барысын да һәрьяклап яклау, шулай ук хилафлыкларга оператив мөнәсәбәт күрсәтеп, закон үтәлеше практикасына анализ ясауда.
Сәүдә челтәрләренең товар китерүчеләренә түләнә торган бонуслары ике тапкыр кими
“Сәүдә турында кабул ителгән закон тарафыннан товар китерүчеләр һәм сатучылар арасында килешүләр төзүдә яңа шартлар каралган – билгеле бер күләмдә товар сатып алган өчен сәүдә челтәрләре товар китерүчеләргә бирә торган максималь бүләкләү күләме кими. Элек ул 10 процент булса, хәзер 5 тән артык түгел. Моннан тыш, теге яки бу киштәгә азык-төлек товарларын урнаштыру хокукы өчен түләтү тыелачак. Базарда Татарстан товарларына ихтыяҗны, аның санын арттыру өчен шартлар тудырыла, шулай ук Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкаләтләре киңәя”, - диде Таһир Һадиев.
Бу хактагы Федераль закон быелның 3 июленнән кабул ителә, әмма тулы куәтенә 2017 елның 17 январеннән генә эшли башлый.
Докладчы сүзләренә караганда, мониторинглау төркеме инде эшкә керешкән. Министрлыклар, сәүдә челтәрләре, җитештерүчеләр белән беренче киңәшмәләр үткәрелгән. Беренче нәтиҗәләр буенча якындагы ике атнада түгәрәк өстәл артында фикер алышу көтелә. “Төркемебезнең төп максаты – шушы законны оештыру. Җитештерүченең һәм сатучының сатып алучы мәнфәгатьләрен бертигез кайгыртуы. Мониторинглау төркеменең бурычлары – хокукый төгәлсезлекләрне ачыклау, килешүләргә кертәсе төзәтмәләргә анализ ясау, мәгълүмат урнаштыру”, - дип белдерде Таһир Һадиев.
Мониторинг төркеме җитәкчесе теләсә кайсы товар китерүченең сәүдә челтәренә бәйле булуын әйтте. Сәүдә челтәрләре бонусы хәзерге вакытта 10 процент тәшкил итүен әйтте. “Закон үз көченә кергәч, сәүдә челтәрләренең сәүдә әйләнешен арттыруга кызыксынуы кимеячәк, чөнки бонус 5 процентка гына кала. Бу поставщикларның кереме кимүгә һәм кибетләрдә бәя артуга китерәчәк”, - дип белдерде Таһир Һадиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстан буенча монополиягә каршы идарәсенә әлегә бонуслар түләү буенча шикаятьләр килмәгән, чөнки поставщиклар үз продукциясе сатылуын тели.
Проблемалардан чыгуны, Таһир Һадиев фикеренчә, берничә аспект тәшкил итә ала. Проектны гамәлгә ашыру барышында үзара элемтәне тәэмин итү өчен базарда катнашучыларны хисапка алу; законны гамәлгә ашыру проблемаларын гомумиләштерү максаты белән, катнашучыларның мөрәҗәгатьләрен туплау эшен оештырыру; Монополиягә каршы хезмәткә килеп ирешкән шөбһәле хәбәрләрне анализлау; товар китерүчеләрне сайлап алу шартлары турында мәгълүмат урнаштырганмы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен сәүдә челтәрләренең рәсми интернет-сайтларына мониторинг уздыру. Шулай ук яңа килешүләр закон таләпләренә туры киләме-юкмы икәнлеген тикшерү, республикада җитештерелгән товарны турыдан-туры сату мәйданчыкларын оештыру, сәүдә оешмаларында контроль рейдлар уздыру, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм сатучылар белән хезмәттәшлекне җайга салу һәм башка бурычлар күздә тотыла.
Таһир Һадиев, чыгышын йомгаклап, Россиядә кабул ителә торган һәр законның да эзлекле рәвештә үтәлмәвен әйтте. “Сәүдә турындагы законны “Бердәм Россия” партиясе үз контролена алды. Тик законны уңышлы гамәлгә ашыру өчен безнең мониторинг төркеменең генә көче җитмәячәк. Без уртак эшкә өметләнәбез. Бу законның экономикасы безнең республика өчен 21 млрд сум тәшкил итә”, – диде депутат.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев