Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәмәй шәһәрендә "Сәмәй татарларының алтын фонды" музей экспозициясе тәкъдим ителде

Казахстан Республикасының мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу уңаеннан, Сәмәй шәһәрендә “Сәмәй татарларының алтын фонды" музей экспозициясе тәкъдим ителде. Бу хакта Сәмәй шәһәренең рәсми порталы “Семей Сити” хәбәр итә.

Шушы көннәрдә Сәмәйнең Халыклар дуслыгы йортында “Казахстанның мөстәкыйльлеген үстерүгә Сәмәй татарларының керткән өлеше” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Анда җирле татар диаспорасының көнкүреше, тарихы, татарлар көч куйган өлкәләр турында сөйләнелде. Татар иҗәтимагый үзәге “Сәмәй татарларының алтын фонды” дип аталган музей экспозициясе белән таныштырды. Анда узган гасырның 30-80 нче елларында икътисад, мәгариф, мәдәният, медицина һәм башка бик күп тармакларда тырыш хезмәт куйган күренекле татарлар турында мәгълүматлар китерелгән иде. Татар иҗтимагый үзәге активистлары, яшь буынны да җәлеп итеп, Казахстанда гомер кичергән татарларның үткәнен өйрәнүне дәвам итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев