Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек продукциясенә тамга салыначак

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда “Россия 24” каналына белдергән дип яза “Известия” . “Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр белән сәламәт туклану программасы тулысынча гамәлгә ашырылсын өчен актив эш алып барыла. Җитештерүчеләр үз продукцияләрен маркировкаларга тиеш дип килештек. Әгәр ул сәламәтлек өчен файдалы икән, әйтик, яшел төс белән”, - дип сөйләгән Скворцова. Сәламәтлек саклау министрлыгы бигрәк тә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфатын күзәтә, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Скворцова Ерак Көнчыгышта халык алкогольне күп куллануын билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, биредә ул Россиягә караганда уртача ике тапкыр югары. Элегрәк “2025 елга кадәр халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру стратегиясе”ндә тоз белән шикәрне сәламәтлек өчен зыянлы итеп танырга тәкъдим ителгән иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу идеяне хупламады.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев