Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сәхнә белән мылтык очрашса...

«Т.Я.» газетасының алдагы бер санында татар халкының бөек язучысы Галимҗан Ибра­һи­мов­ны НКВД палачлары Ялтада ничек итеп кулга алулары һәм үлемгә мәхкүм итүләре турында азмы-күпме язган идем. Шуның бер дәвамы булсын дип, классик драматургыбыз Кәрим Тинчуринны ни өчен һәм ничек итеп кулга алганнарын да, аннары аны ничек итеп (бу юлы — җәзалап!) үтергәннәр — әнә шул хакта да белгән-өйрәнгәннәремне бүгенге заман укучысына җиткерәсем килде. Мондагы язылганнар — чынбарлыкка, тарихи чыганакларга һәм истәлекләргә нигезләнеп язылды. Яңа, яшь буын тарихны белеп, укып, гыйбрәт алсын өчен кирәк бу!   1936 ел. Театр сәнгатендә Кәрим Тинчуринның данлы вә шанлы чагы. Ул — Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, ТАССРның атказанган артисты, утыздан артык (!) пьеса авторы. «Казан сөлгесе» һәм «Кандыр буе» пьесаларын тамашачы алкышларга күмә... Шушы елның ямьле май аенда киң катлам җәмәгатьчелек 49 яшьлек драматургның иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулуны зурлап билгеләп уза. Республика хөкүмәтеннән бүләк — язу машинкасы: яз, янәсе, иптәш Тинчурин, туктама! Казанның хәрби гарнизоны исә сәхнәдә аның кулларына ау мылтыгы тоттыра: янәсе, ял итүләрне дә онытып бетермә, ауга да чыккала... Иҗат бәйрәме «Кандыр буе» моңнары белән оптимистик рухта тәмамлана:   Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә. Без кабызган утлар якты янар, Якты янар хезмәт илендә...   Ләкин урак белән чүкеч, каләм белән музыка дуслыгын мылтыклар күләгәсе каплап китә шул.

* * *

Сәхнәдән төрмәгә алып китүләрне бүгенге акыл берничек тә кабул итә алмый. «Тинчуринны төнлә алып киткәннәр!» Аяз көнне яшен сукканнан да хәтәррәк бу хәбәр Сәйдәшне аягыннан ега яза.Ничек? Ни өчен? Гаебе нәр­сәдә?.. Әле узган ел гына иҗатының 25 еллыгын хөкү­мәт дәрәҗәсендә зурлап бәйрәм иткәннәр иде ләбаса. Ау мылтыгы да бүләк иткәннәр иде үзенә. Илдә бик хәтәр, шаукымлы, ни икәнен дә белмәстәй астыртын вәзгыять бара ич. Бу мылтык хәзер Кәрим аганың үзенә каршы төбәлер микәнни?.. «Халык дошманы», имеш. Кемнәр, ни өчен уйлап чыгарды икән бу әшәке, чеп-чи ялган сүзләрне? Халык тикле халыкның үз улларыннан дошман була димени? Булса да булыр фәкать җаһилләр, сатлык җаннар гына... «Халык дошманы» дигән яман сүзне уйлап чыгарганчыга кадәр ничекләр матур итеп, иҗтиһат белән яшәп яталар иде ләбаса... Илдә дәҗҗал купты! Бу афәтне, иблис дигән ерткычны кемнәр, ни өчен уятты? Бихисап моңнар иясе, сәясәттән ерак торган Сәйдәш бу сорауларга җавап табарлык хәлдә түгел, билгеле. Бу сорауларга бары тик Хәтер һәм Вакыт галиҗә­наплары гына җавап бирә ала иде. Менә шул җаваптан бер кыйтга.

* * *

...Иртәгә Кәрим Тинчуринның туган көне. Хатыны Заһидә белән кич буе табын мәшәкате белән мәш килү­ләре. Ә менә төнлә берзаман каты итеп ишек шакудан уянып китәләр. Алтын-артын да уйлап тормастан, ишек келәсен күтәрәләр. Анда... НКВД киемнәре формасыннан басып торган өч-дүрт кеше шәйләнә. — Менә ордер. Кулга алу кәгазе. Сез кем буласыз? — Кәрим Тинчурин. — Бик яхшы. Куллары­гызны артка куеп борылы­гыз. Селкенмәскә! Офицер киемендәге бу кешенең талканы бик коры күренә. Кулыннан пистолетын төшерми. — Ау мылтыгы кайда? Хәзер үк урынын күрсәтегез! Ау мылтыгы пүнәтәйләр кулына күчә. — Бер тапкыр да атып карарга өлгермәдем, — ди Тинчурин, гаҗизләнеп. — Дөрес эшләгәнсең. Без сине советка каршы мылтык күтәрүдән коткарабыз, контр! Аннары үзенең яраннарына ым кага: — Тикше­рүне дәвам итегез! Тегеләр, сөяккә ташланган эт кебек, өстәл-тумбочкаларны, китап киштәләрен комарланып актарырга керешәләр. Тинчуринның күз карасыдай кулъязмалары идәнгә чәчелә... Дагалы күнитекләр астында язылган әсәрләре ертыла, сытыла, елый... Язылып яткан пьесасының битләре әштер-өштер хәлдә капчыкка тутырыла. Бер-бер хаталану, ялгыш хәл түгел микән бу? Тинчуринның иҗат җимешләренә рәхимсез ташлана бит болар! Антиквар кибеттән сатып алган чынаяк-савытлар, германский фотоаппаратлар да капчыкка кереп чума. Өйнең астын-өскә китереп тентү­ләрдән соң матрас мамыгы һәм мендәр йоннары, тапталган кәгазь кисәкләре генә өелеп кала. Болар бик ашыгалар, ахрысы. Сөекле хатыны Заһидә Тинчурина иренең «Мәрҗәннәр» дигән язу­лы папкасын көч-хәл бе­лән карават астында яшереп-саклап калырга өлгерә! Кара төндә аста Кәрим Тинчуринны «кара козгын» машинасы көтеп тора икән. Шулай итеп, ил егетен «Черек күл» ягына таба алып китәләр. Икенче көнне, тагын дүрт хәрби килеп, аның бай китапханәсен, калган байлыгын һәм мебельләрен төяп (берәр чиновникның эш бүлмәсен бизәр өчендер инде), каядыр алып китә­ләр. (Боларын драматург бөтенләй белмичә дә кала, билгеле). Төрмә. Хибесханә. Таш капчык. Халык телендә болар әнә шундый исемнәр белән аталган. Тинчурин әнә шундый ташпулатларның берсенә якасы чигүле ак күлмәктән килеп керә. Хәзер инде ул сизрәгән һәм таушалган төрмә киемендә. Сорау алулар башлана. Кылычтай юка борыны өстенә кысалы күзлек атландырган тикшерүче аны бик кырыс кабул итә. — Син кем? Исем-фамилияң? — Драматург Кәрим Тинчурин. — Булды. Боларын беләбез. Иң яхшысы, син Советка каршы эшләрең турында сөйлә... Кара аны, яшермичә! — Минем Советларга каршы берни эшләгәнем булмады һәм булмаячак та! — Пафос болар! Суган суфые булма. Хатының Заһидә — дворяннар токымыннан. Син кулак малае, үзең дә байлар ягына таба авышкансың. Миңа фәкать дөресен сөйлә. Үзеңә дә җиңеллек булыр. — Мин җиңеллек эзләмим. Мин дөресен сөйлим. — Алайса, әйт. Җидегәнчеләр, солтангалиевчеләр белән бәйләнешең күптәннәнме? — Минем кендегем бары театрга бәйләнгән. — Әһә! Әйе шул, шулай шул. «Хикмәтле доклад» исемле пьесаңда син «системаны үзгәртергә кирәк» дигән сүзләрне алга сөрәсең. Бу — Сталинга, социализмга каршы сүз. Настоящий контр син, белдеңме? Гаяз Исхакый койрыгы!!! Сөйләшү татар телендә бара. Тикшерүче сержант Гатин, татарча белүе белән масаеп, һаман саен һөҗүмгә күчә: — Син, гражданин Тинчурин, иң яхшысы, гаебеңне вакытында таны, миңа эш-мәшәкать калдырма. Юкса... Әйтеп бетерми, ләкин тикшерүченең явызлыгы, үз сүзен сүз итүе йөзенә ташып чыккан. Ул үзенә кирәкле җавапны көтә. Әмма Тинчуринның җавабы катгый: — Минем бернинди контрреволюцион оешмада торганым юк. Әсәремдә кайбер хаталар бармы? Сез хата тапкан әсәрләрнең барысы да диярлек революциягә кадәр язылган. Сез ул әсәрләрне үзегез укып чыктыгызмы соң? — Сорауларны мин бирәм!!! — Мин бит үз пьесаларымда һәрвакыт ярлы халык ягында. Мин бит байлардан, буржуйлардан һәрвакыт көләм. Әзрәк булгандыр, монысын кире кага алмыйм... — Болары вак мәсьәлә. Ә син менә ак эмигрант Гаяз Исхакый белән хат алышкансың. Болары безнең кулда бар. — Хат алышуның ни гаебе булсын... — Гаеп шунда: Исхакый — коммунистларның кан дошманы. Без аңа үсәргә, дошман үрчетергә ирек бирмәбез. Син аның энесе Хәсән Исхакый белән бәйләнештә торасың. Япон шпионнарына илне сатасыз. Без моңа нокта куячакбыз. Аңлыйсыңмы, канлы нокта! Сәяси тоткыннарны азаплаудан тәм тапкан, «болар мине сагыначак әле» дип масая торган Гатиннан тиз генә котылып булмаячагын аңлый Тинчурин. Шуңа да карамастан, үзенә ясалма рәвештә өелгән бөтен гаепләрне, уйдырмаларны һаман саен кире кага килә. Көннәрнең берендә тикшерүче түзми, шартлый, соңгы сүзен ярып сала: — Ярый. Әллә кем булырга тырышасың, гражданин Тинчурин! Үзеңә үпкәлә. Мин сине иртәгә Склетов кулына тапшырам. Кушаматы — Кувалда. Ул синең телеңне тиз ачтырыр! Менә күрерсең... Тукта! Тагын бер сорау калган икән әле... Хезмәттәшең, данлы композитор Салих Сәйдәшев тә сезнең төркемдәме? — Әйткәнемчә, минем бернинди төркемдә катнашканым булмады. Сәйдәшевкә килсәк, ул бит — музыкант, композитор. Көйләр, җырлар яза. Музыкага муеннан баткан. Сәясәткә бернинди катнашы юк аның. — Ай-һай, телгә шомаргансың... Ләкин бу сүзләреңне беркетмәгә язып куясы булыр. Кулларын селтәп караса да, гренадер гәүдәле Тинчурин каршында Гатин әлегә бернинди уңышка ирешә алмый, билгеле. Көнчелектән ачуы кабара аның. — Син алдашасың! — ди ул, җикеренеп. — Мин синнән дөресен сөйләүне таләп итәм, гражданин Тинчурин!.. Хәзергә иң җиңел җәза — «стойка»га куям. Көне буе аякта басып торачаксың. Инде шуннан соң да аңламасаң, сине Склетов көтеп тора! Ул — үз эшенең остасы... Сөйләшү тәмам. Тинчуринны карцерга алып чыгып китәләр. Икенче көнне Тинчуринны Склетов янына кертеп ташлыйлар. Ул — мәга­рәдән үрмәләп чыккан әкияттәге әзмәвергә охшаган. Чукмардай йомры бе­ләкләр. Тап-такыр итеп кырылган башы имәндәй юан муенына барып тоташкан. Әйе, палач дисәң дә палач бу! Әзмәвер күп сөйләшеп торучылардан түгел икән. Ике тапкыр «юк» дигән сүзне ишетү белән бер селтәнү белән ике метрлы Кәрим дигән данлы егетне таш идәнгә сугып ега ул! «Гаебеңне таныйсыңмы?», «Кул куясыңмы?» — дигән сорауларга уңай җавап ишетмәдеме, көрәктәй кулларын эшкә җигә. Измәдәй изеп, вәхшиләрчә кыйнап ташлый ул үзенең коралсыз тоткыннарын. Бер-ике көн дигәндә Кәрим драматургның карарлыгы калмый, ул тәмам идәнгә авып егыла. «Сез үзегез халык дошманнары...» дип соңгы сүзләрен әйтә дә ул, канлы тешләрен гарьлек белән идәнгә төкерә...

* * *

Менә шушы вәхшәтле көннәрне «дворян» кызы буларак өйсез-йортсыз тип­кедә булган Заһидә ханым Тинчурина һәм канатсыз калган композитор Салих Сәйдәшев ничекләр кичерде икән? Тормышның асты-өскә килгән, буталчык вакыты. Дөньяны шом, әләк баскан. СССР дигән зур илдә халык үз күләгәсеннән үзе куркып яшәмәктә. Һәркайда «кара исемлек» төзелгән. Кемнең ни әйткәнен, авызыннан ни чыкканын тикшереп кенә торалар. Әле кичә генә дус, табындаш булып яшәп ят­кан кайбер бәндәләр бүген инде бер-берсеннән шик­ләнәләр, куркалар. Һәркайда чистарту бара... Моңардан бер генә сабак килеп чыга: мондый да кешелексез афәтләр бүтән кабатланмасын иде! Камчаткадан алып Белоруссия, Украина һәм Балтыйк буе илләренә хәтле җәелгән уникаль Русиядән теге чакта ук Ленин әйткән «халыклар төрмәсе» түгел, ә бәлки баш хәрефтән языла торган Дуслык йорты төзергә вакыт, бик вакыт! Моның өчен бары теләк, акыллы сәясәт һәм какшамас ки­ләчәк турында чын-чынлап кайгырту кирәк. Ышанасы килә: ул көннәргә ерак түгелдер.  
Рашат НИЗАМИ
Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев