Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сара Садыйкова кызы Әлфия Айдарская Самара татарларына әнисенең иҗаты турында сөйләгән

“Бердәмлек” газетасы ре­дак­циясендә кунакта татар халкының күренекле җырчысы, композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе, беренче “Сания” татар операсын сәхнәгә куючы Газиз Айдарскийның кызы, танылган балерина Әлфия Айдарская булган. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте. 93 яшьлек Әлфия Айдарская Сара Садыйкованың иҗатын про­­­па­гандалау, әти-әнисенең исемнәрен мәңге­ләштерү буенча эш алып бара. Соңгы вакытларда гына да ул, компози­то­рыбызга багышлап, Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очра­шулар оештырган. Аларны, гадәттә, сәхнәдән үзе алып бара. “Бердәмлек” газетасы хез­мәткәрләре Эльмира Варфоломеева, Алия Арсланова, Гөлнур Рыбакова белән бергә очрашуга Сара Садыйкованың иҗатына, җырларына мөкиббән кешеләр — Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән укытучы Нурзидә Фәйзуллина, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы активистлары Асия Шәймарданова, Әминә Ибәтуллина, Рәйсә Гыйбадуллина, Фатыйма һәм Тәнзилә Әһлиуллиналар килгән иде, диелгән әлеге хәбәрдә. "Сәгать ярымнан артыграк барган дусларча, ачыктан-ачык сөйләшү вакытында Сара Садыйкованың күптәннән хитка әйләнеп, халык арасында яратып җырлана торган җырларын искә алдык, бергәләшеп җыр­ладык. Әлфия Газиз кызы кызыксындырган сорауларыбызга җавапларын бирде, киләчәккә планнары белән таныштырды. Бүләккә ул соңгы елларда якын кешеләренә багышлап үзе язган китапларын, композиторның “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар җыентыгы кон­церт-­­­­­­­­­­­­­­презентациясенең, Бөек Җиңү темасына язылган җыр­ларының, Сара Са­дый­кованың тууына 111 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән кон­цертның видео язмаларын алып килгән иде. Очрашу бергәләшеп Сара Садыйкованың Гомәр Бәширов шигыренә иҗат ителгән данлык­лы “Җидегән чишмә” җырын башкару белән тәмамланды", дип яза "Бердәмлек" редакторы Рәфгать Әһлиуллин.
Фото: samtatnews.ru
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев