Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургта V Халыкара мәдәни форум ачылды

1 декабрь Санкт-Петербургта V Халыкара мәдәни форум ачылды. Әлеге чараны үткәрүдә төп мәйданчыклар итеп Дәүләт Эрмитажының Баш штабы, Россия Этнографик музее һәм Мария театры сайланган. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елда форум С.Прокофьевның юбилеена һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге оешуга 25 ел тулуга һәм ахырына якынлашып килүче Россия киносы елына нәтиҗәләр ясауга багышлана. Моннан тыш, Россия һәм чит ил белгечләре тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калу, халыкара гуманитар хезмәттәшлекне арттыру, бүгенге сәнгать, архитектура, музей эше, мәгариф, туризмны үстерү белән бәйле күп мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Форумга килүчеләр өч көн дәвамында 92 мәйданчыкта узачак 275тән артык чара конференция, түгәрәк өстәл, панель дискуссияләр һәм утырышларда катнашачак. Төньяк башкалада гомер итүчеләр өчен дә бай программа әзерләнгән. Алар спектакль һәм кинофильмнарның премьераларын тамаша кыла, концерт һәм лекцияләрдә була ала, боларның барысы да бушлай узачак.

Баш штаб залларында фестиваль программасы кысаларында “Ян Фабр: Өметсезлек рыцаре – матурлык сугышчысы” дигән күргәзмә уза. Биредә белгечләр һәм хакимият вәкилләре илкүләм өстенлекле проект буларак мәдәни мирасны саклап калу темасы хакында фикерләшә.

Россия этнографик музеенда да төрле мөһим чаралар үткәрү каралган. Анда Россия, Чехия, Кытай, Казахстан һәм башка илләр арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак. Ул гына да түгел, мәдәният һәм бизнес өлкәсе белгечләре корпоратив-социаль җаваплылык һәм Россиянең яңа мәдәни имиджын булдыруга багышланган панель дискуссияләрдә очрашачак.

Форумда чит илләрдән 750дән артык кеше, 37 делегация һәм 16 министр катнаша. Россия төбәкләреннән исә 85 делегация килгән.

Форумга Татарстаннан республика Хөкүмәте, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы вәкилләре, Халык кәсепчелеген үстерү үзәге, Татарстан Республикасының Кәсепчелек палатасы идарәсе җитәкчеләре барган. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ринат Вәлиуллин төп сессия, пленар утырыш һәм түгәрәк өстәлләрдә катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев