Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Санкт-Петербургның татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Сабан туен уздырачак

Санкт-Петербург шәһәренең “Питер буйлары” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге Яшьләр Сабан туен уздыра. Өч көн – 30нчы июнь, 1, 2нче июльдә татар яшьләре Фин култыгында Лебяжье бистәсе янында күңел ачачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Питер буйлары” оешмасы җитәкчесе, Сабан туен оештыру эшен башлап йөрүче Рөстәм Хучашев хәбәр итте. Рөстәм әфәнде әйтүенчә, Санкт-Петербург татар һәм башкорт яшьләренең Сабан туйга җыелуы 2010 елдан бирле күркәм традицягә әверелгән. Аның сүзләренә караганда, Сабан туенда бары тик милләттәшләр генә җыела. Бүгенге көндә 50ләп кеше барырга теләк белдергән. “Барырга теләүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар да, татар милләтеннән булмаганнар да күп. Без инде баручылар санын милләте ягыннан да, яше ягыннан да чикләргә мәҗбүр. Өстәвенә, балалар белән бару өчен һава торышы да тотрыксызрак”, - диде ул. Рөстәм әфәнде әйтүенчә, өч көнлек мондый бәйрәм бик күңелле уза. Ул бик күпләргә үзара якынаерга, элемтәләр урнаштырырга, дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм итә. “Быел Сабан туен бик матур урында, купшырак итеп, зур чатыр корып, урындыклар, өстәлләр куеп уздырырга уйладык. Тукландыру да оештырылган төстә булачак. Бер рестораннан татар шеф-пешекчесен чакырдык, ул төрле ашлар, пылау, барбекю әзерләячәк. Бәлки, пәрәмәчләр пешерү җаен да табарбыз әле. Чәй эчәргә үзебез белән чәкчәк алачакбыз. Кайнар чәй һәм кофе тәүлек буе булачак”, - дип белдерде Рөстәм Хучашев. Су буенда булганлыктан, кемдер көймәдә йөзә, кемдер балык тотачак. Төрле спорт уеннары да көтелә. “Сабан туе булгач, әлбәттә, милли уеннар да оештырылачак. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыккка йомырка куеп йөгерү һәм башка ярышларга кирәк-яраклар алдан хәстәрләнә. Имгәнү куркынычы булганга, көрәш булмаячак”, - диде Рөстәм Хучашев. Шулай ук, аның сүзләренчә, милләттәшләр баяннарда уйнап, җырлап, моңланып утырачак. “Питер буйлары” оешмасының “Вконтакте” челтәрендәге битендә хәбәр ителгәнчә, Сабан туена килергә теләге булганнардан иртәгәгә кадәр заявка һәм взнос кабул ителә. Взнос бер кешедән - 1500 сум исәбеннән.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев