Татар матбугаты
Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да яхшы якка үзгәрәбез
5 –11 сентябрьдә узачак Казан халыкара мөселман кинофестивале директоры Миләүшә Айтуганова татар киносы турында шундый фикердә. Үзгәрәбез һәм яхшы якка. Ләкин әле булганына канәгать булып утырырга да ярамый. Фестиваль профессиональ режиссерларны да, үзешчәннәрне дә уяткан.
Сан ягыннан Татарстан фильмнары күбәйгән. Хәзер сыйфат ягын кайгыртырга һәм осталарның иҗатына ярдәм итәргә кирәк. Моның өчен велосипед уйлап табарга кирәкми, ди фестивальнең программа директоры Альбина Нәфыйкова:
– Абруйлы кинофестивальләрнең һәрберсендә милли кино секциясе оештырыла. Аның максаты – экранга үз киноңны чыгару, милли кинематографның үсешен тәэмин итү. Ниһаять, быелдан Казан кинофестивалендә дә милли секция эшли башлаячак. Монда тәкъдим ителгән эшләрне махсус жюри сайлап ала һәм премияләр тапшырачак. Әлеге бүләк яхшы кино төшергән режиссерга яисә кинокомпаниягә яңа проект башлап җибәрү өчен бирелә. Бу республикада кино тармагын җәелдерергә ярдәм итәр һәм иҗат төркемнәре арасында җитди көндәшлек булдырыр иде. Әлеге номинациягә ун фильм сайлап алынган да икән инде. Анда “Тапшырылмаган хатлар” (Р. Рәшитов), “Айсылу” (Р. Рәшитов, С. Сөнгатуллин), “Мирас угы” (С. Киатров), “Нәҗибә” (Ә. Нургалиев), “Хәлимә” (Ю. Захарова) һәм башка фильмнар кергән.
Фестиваль вакытында тамашачылар да бу картиналарны карый һәм жюриның бәясе гаделме, юкмы икәненә инана ала. Әлеге фильмнарны бәяләүчеләр рәтендә исә продюсер һәм актриса Диана Сәфәрова, продюсер, тәнкыйтьче Миролюб Вучквич (Сербия), “Festagent” кино агентлыгы җитәкчесе Иван Золотухин да бар.
Милли секциягә тәкъдим ителгән кино язмышына гади тамашачы да тәэсир итә ала. Биредә, жюри бәясеннән тыш, аларның да фикеренә колак салачаклар. Бәйгенең гаделлеген тәэмин итү өчен шулай эшләнә, ди оештыручылар.
Яңалыкның әһәмиятен Миләүшә Айтуганова болай аңлата:
– Үз казаныбызда кайнадык, билгеле бер дәрәҗәгә җиттек, инде халыкара мәйданда ярышырлык продукция булдыру турында уйланырга кирәк. Акчалата бүләк яхшы кино төшерүгә этәргеч булыр дип уйлыйм.
Милли секциядән тыш, Татарстан фильмнары фестивальнең конкурс программасына да кергән. Кыска метражлы нәфис фильм номинациясендә Илшат Рәхимбайның “Представь” фильмы бар. Ул татарча фильм дип тәкъдим ителә, ләкин атамасы русча. Әлеге картина узган елны Камал театрының зур залында күрсәтелгән иде инде. Кыска метражлы документаль фильмнар арасында “Велохаҗ” (Р. Хәбибуллин) һәм “Россия молодая” (Б.Батулла) картиналары бар. Татарстан быел да тулы метражлы нәфис фильм әзерли алмады.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев