Татар матбугаты
Самара өлкәсенең Татар иҗтимагый оешмасы Россия Президентыннан Рейхстагка байрак кадаган Газетдин Заһитовка Герой исемен бирүне сорый
Самара өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы якынлашып килүче 2017 ел алдыннан, Россия Президенты Владимир Путинга Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадаган совет солдатларына Герой югары званиесен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Татар мохтарияте Советы рәисе Ринад Шәрәфетдинов имзалаган һәм Россия Президенты Администрациясенең Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә тапшырылган әлеге ачык хат мохтариятнең рәсми tatsyz.ru сайтында да бастырылган.
Сызраньда 2007 елда оешкан Татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең эшчәнлеге максатын – татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын саклау һәм баету дип билгели.
Россия Президентына ачык хатны җирле татар җәмәгатьчелеге Татарстан язучысы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Ягъсуф Шәфыйковның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом” китабын укыгач юлларга булган.
Бу китапта 1945 елның 30 апрелендә Германиянең Берлин шәһәрендәге Рейхстаг бинасы түбәсенә Кызыл байракны беренче булып кадаган чын геройлар турында сөйләнә. Алар үз командованиесе тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була, ләкин аларның батырлыгы һәм даны башкаларга бирелә, дип язылган ул китапта.
“Әлеге китапта урын алган Сезнең мәкаләдән җөмлә бик акыллы һәм дөрес яңгырый: “Татарлар – безнең илнең титуллы халыкларыннан берсе. Һәм алар һәрвакыт Россия патриотлары булды”. Шуңа күрә, без, татар халкы, үзебезнең бөек ватандашларыбыз өчен горурланып, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Документаль фактлар буенча, тар-мар ителгән Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын дүрт совет солдаты кадый: татар кешесе Газетдин Заһитов һәм руслар – полкташлары А.Бобров һәм А.Лисименко ярдәме белән Михаил Минин. Бу дүрт солдатның батырлыгы Советлар Союзы Герое ордены белән бүләкләнмәгән. Сызраньнең Татар милли-мәдәни мохтарияте Сезгә тарихи гаделлекне урнаштырырга – бу совет солдатларына үлемнәреннән соң, алар арасында безнең дә бөек ватандашыбыз бар, дәүләтнең югары бүләге – Герой исемен бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә”, – диелә Россия Президенты Владимир Путинга Ринад Шәрәфетдинов тарафыннан имзаланып юлланган мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев