Татар матбугаты
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге "Фәйзулла" мәчетендә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтте
Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендәге “Фәйзулла” дип исем кушылган яңа мәчеттә шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме үтте. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) туган көненә багышланган бәйрәмгә Сызраньнан гына түгел, күрше районнардан да кунаклар җыелды. Бәйрәм Ринад Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән оештырылды, дип хәбәр ителә мохтариятнең рәсми tatsyz.ru сайтында.
Мөселман җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә бу көнне Татар милли-мәдәни мохтарияте исеменнән, татар мәдәниятен һәм мөселман дини традицияләрен саклауга зур өлеш керткән өчен, истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Бүләкләнүчеләр арасында “Фәйзулла” мәхәлләсе Советы рәисе Эльдар хаҗи Камалетдинов, Тәүфикъ хәзрәт Бикбаев, “Фәйзулла” мәчете имамы Мәгъсүм хәзрәт Абдуллин һәм башка затлар бар.
Бәйрәмдә яшьләр, 7-15 яшькәчә балалар да күп катнашкан. Әйтергә кирәк, “Фәйзулла” мәчете бүген төзелеп кенә килә, бинаның эчке ягындагы эшләр төгәлләнмәгән, манара куелмаган. Шуңа да карамастан, мөселманнар мәчетне инде үз итеп өлгергән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев