Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салават Юзеев татарометражкаларның яңа сезонын халык акчасына төшерергә ниятли

Салават Юзеев татарометражкаларның яңа сезонын халык акчасына төшерергә ниятли Кинорежиссер Салават Юзеев өченче сезон татарометражкалар өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя. «Карта инициатив» мәйданының рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, киностудия өч ай эчендә 1 786 050 сум акча җыярга өметләнә. Краудфандинг мәйданында кыска метражлы өч фильмның төгәл сметасы да күрсәтелгән. Фильмнарның продюсеры, “Инновация” студиясе продюсеры Марина Галицкая, чыннан да, бу ысул белән акча җыя алачакларына ышанычын белдерде. “Бу безнең студиянең әлеге ысул белән акча табыштыруыбызның беренче тәҗрибәсе. Ә сценарийларыбыз инде әзер”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. Ул моңарчы бу ысул белән Россия платформасы аша “Татармультфильм” берләшмәсенең 2015 елда мультфильмнар сериясе өчен акча җыю тәҗрибәсен искә төшерде. “Без социаль проектлар өчен акча җыю максатыннан яңа оештырылган Татарстан платформасы аша эшлибез”, - диде ул. Искәртеп узабыз. Татарометражкаларның төп идеясе – милли жанрлы кинематограф булдыру һәм ул иң популяр комедия жанры аша тормышка ашырыла башлаган. Татарометражкаларның инде ике сезоны чыкты. Һәр сезонда кыска метражлы өчәр фильм. Алар барысы да татар телендә һәм русча субтитрлар белән. Продюсер фильмнарны, акча булса, бик тиз өлгертә алуларын әйтте: “Без бер сезон фильмнарын бер атнада төшерәбез. Бер фильм – бер локация, әлеге бик гади принцип бюджетны экономияләргә мөмкинлек бирә. Постпродакшн бер-ике айга сузыла”, - диде Марина Галицкая.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев