Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Туган көн" җыры бәйрәм җырларының бер тармагына нигез салган

Бу хакта "Интертат.ру" электрон газетасына беренче татар диджее Нур Алиев белдерде. 19-05 "Бу минем “Курай” радиосында эшләгән чаклар. Ул вакытта бер-береңне җыр аша котлау модада иде. Салаватның “Туган көн” җырын көнгә 60ар тапкыр сорыйлар. Һәр котлау саен Салаватны куеп булмагач, теләкләрне җыеп укып, соңыннан “Туган көн”не куя идек. Шулай да ул көненә, ким дигәндә, 20, сәгатенә 2-3 тапкыр яңгырагандыр. Безнең күршедә “Бим-радио” урнашкан иде. Бу җырның популярлашуы шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта рус котлауларына да “Туган көн”не куюны сорыйлар иде", - дип искә алды Нур Алиев. "Салаватның бу җырыннан соң шул заманда сәхнә тоткан күп артистлар шушы темага җыр яздырды. Алай гына да түгел, “Абыем”, “Апаема”, “Баҗайлар” кебек җырларның тууына да “Туган көн” сәбәпче. Шулай итеп, “Туган көн” җыры татар музыкасы өлкәсендә аерым бер тармак тудырды", - диде ул. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруындагы "Туган көн" җырының авторлары - Татарстанның атказанган артисты Алмаз Хәмзин белән композитор Фирзәр Мортазин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев