Татар матбугаты
Сахалин өлкәсендә "Пушкин һәм Тукай" дип исемләнгән шигърият кичәсе узган
Сахалин өлкәсенең Төбәк милли-мәдәни автономиясе Чеховның китаплар музеенда “Пушкин һәм Тукай” шигърият кичәсе уздырган. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чараларның берсе, дип хәбәр итә татар конгрессы рәсми сайты.
Чарага шәһәр Думасы рәисе Елена Столярова, Сахалинның китапханәләр, музейлар, милли диаспоралар һәм милли берләшмәләр вәкилләре, шулай ук язучылар, Невельск, Долинск, Корсаков, Поронайск, Оха татарлары чакырылган.
Сахалинның “Татарстан” балалар ансамбле һәм Көньяк Курилның «Голос острова» балалар ансамбле кунакларны ике телдә җырлап шатландырган. Кичәне «Ты живи, моя Россия» җыры белән тәмамлаганнар.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев