Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабантуйга барасызмы?

Инде менә ничә ел Казан сабан туена барган юк. Узган ел да, аннан алдагы елны да дуслар: “Мәйданга чыгабызмы?” – дип шалтырата, һәм мин һәрвакыт: “Юк!” – дип кырт кисә идем. Беренчедән, Казан сабантуйлары бер үк сценарий белән, аерым бер кешеләр өчен оештырылган күңел ачу – спорт бәйрәменә әйләнеп калды. Икенчедән миллионъярымга якын кеше яшәгән Казанда бер генә җирдә Сабан туе уздыруны мин аңлап та бетермим, мәйданга барып (барып җитә алсаң әле!) бер ямь дә, кызык та тапмам кебек. “Әллә картайдым микән” дигән күңелсез уйлар да башка килгәли. Алай дисәң, миннән күпкә яшь дусларым – танышларым да бүгенге сабантуйларга бик “егылып китми”. Нидер эшләргә иде бит, җәмәгать! Күптән түгел парламентыбыз матди булмаган милли ядкарьләр турында закон кабул итте. Мондый закон илендә юк. Аны депутатлар хөкеменә Разил Вәлиев җитәкләгән “милли комитет” тәкъдим иткән иде. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә милли рухны саклап калырга омтылышыбыз хакында нәкъ менә Разил әфәнде белән сөйләшеп утыру – табигый. “Җыр белән хезмәтне бәйләп...”    Без – әнә шундыйрак җырлар җырлап үскән буын. Алар идеологиягә хезмәт итте, “җыр белән хезмәтне бәйләп шат яши колхозчылар...” дип бөтен авыл, район сәхнәләреннән җырладылар. Хикмәт җырда гына да түгел. Разил Вәлиев әйтмешли: “Ниндидер матур эшләр башкарганнан соң бәйрәм итү – безнең яшәү рәвеше. Ә татарның хезмәт белән бәйле төп бәйрәме – Сабан туе”. Әмма, ни кызганыч, әлеге бәйрәмнең исеме дә җисеме дә үзгәрә башлады. Соңгы вакытларда парламентка, шәхсән Разил әфәндегә мөрәҗәгать итүләр ишәйгән икән: “Сабан туен ни өчен “сука бәйрәме” дип йөртә башладылар? Безнең андый бәйрәмне күргән дә, ишеткән дә юк”, – дип язалар ди. “Сабан туе”мы, “Сабантуй”мы – кайсы дөрес?” – дип сораучылар да бар икән. “Кулланылышта икесе дә бар, икесе дә дөрес, тик менә “Сука бәйрәме” белән һич кенә дә килешә алмыйм”, – диде әңгәмәдәшем. –Урыс кардәшләр “сука” дигәнне укыгач”, әллә нәрсә уйлап куярга мөмкин”.  Монысы уены-чыны белән әйтелгән булса да, без төрле атамаларны, шул исәптән йола-бәйрәм исемнәрен башка телгә тәрҗемә итүдән  котылырга тиеш. Шул ук Сабантуйны алсак, тарихыбыз “Праздник плуга” дигән бәйрәмне хәтерләми. Югыйсә, без чувашларның “Уяв”, удмуртларларның “Гырон Быдтон”, мариларның “Семык”, русларның “Каравон” кебек милли бәйрәм исемнәрен тәрҗемә итмибез бит. Шулай ук Казан шәһәрен дә “Котел” дип атаганнарын ишеткәнебез юк. Кызганычка һәм оятыма каршы үзем кулга да тотып карамадым, Р.Вәлиев әйтүенчә тарихчы-галим Дамир Шәрәфетдиновның сабантуй тарихы турында “кирпеч калынлыгы” китабы чыккан. Автор сабан туеның мең еллык тарихы булуын дәлилләгән: бер борынгы кабер ташында мәрхүм турында: “Сабан туе көнне вафат булды” дигән язуга тап булган. Ул чорларда сабан булганырмы-юкмы, белмим,  әмма сабан туе булган! Разил әфәнде Сабан туе сүзенең мәгънәсен, кайчан, ни рәвешле  уздырыла башлавына аңлатма алу өчен Татарстан фәннәр  академиясенә мөрәҗәгать юллаган. Җавап алгач иң югары хакимият дәрәҗәсендә район җитәкчеләренә юллаячаклар. Аз-маз тарих Минем әти: “Без яшь чакта Сабантуйлар “җыен” дип аталып айлар буе бара иде. Яшьләр җыелышып авылдан-авылга йөрде, үзләренә кәләш табып гаилә корды”, – дип сөйли иде. Әңгәмәдәшем элекке авыл җыеннарының асылын күбрәк белә булып чыкты. “Җыен өч көн уза иде, – ди ул, – беренче көнне хәл итәсе мәсьәләләр тикшерелә иде. Мәсәлән, көтүче сайлана, печәнлекләр тәгаенләнә, чишмә-инешләрне чистарту, күпер-юлларны төзәтү кебек эшләр турында авыл халкы уртага салып сөйләшә иде. Бу – Сабан туеның увертюрасы кебек була инде. Шул ук көнне авылга кунаклар кайта башлый. Икенче көнне – базар көне, шау-гөр килеп сәүдә итү. Ә кичен кыңгыраулы атларда урам әйләнәләр, бүләк җыялар иде. Өченче көн исә – мәйдан көне, сабантуй уеннары...” Разил әфәнде белән әнә шулай яшьлекне искә төшереп алдык һәм яшьлегебез аша Сабантуйның кайбер тарихи мизгелләрен кире кайтардык кебек. Әлеге мизгелләр бүгенге сабантуйларда да чагылыш табарга  мөмкин. Әлбәттә, вакытлар узу белән бер генә йола да, бәйрәм дә ниндидер үзгәрешләр кичерми калмый, әмма алар үзләренең асыл-кыйммәтен югалтырга  тиеш түгел. Сабан туе – халык бәйрәме һәм анда халык тамаша кылып кына утырырга тиеш түгел, ә үзе катнашырга, бәйрәм үткәрү көнен дә үзе билгеләргә тиеш. Бәйрәм көннәренә кагылышлы закон кабул иткәндә Разил Вәлиев шушы хакта чыгыш та ясаган иде, әмма аның фикерен куәтләүчеләр генә табылмады. Законда исә Сабантуй көнен Президент билгеләве турында язып куйдылар. “Мин бүген дә үз фикеремнән кайтмыйм. Законга каршы да чыга алмыйм. Әмма, закон ул – Корьән дә, Библия дә түгел, димәк аңа төзәтмәләр, үзгәрешләр кертергә була һәм бу  – кирәк тә”, – диде әңгәмәдәшем. Матди булмаган ядкарьләребезне саклау турындагы законга таянып, бөтен авылларда да Сабантуен уздыруны мәҗбүри итеп булмыймы? – Закон кушты дип, мәҗбүриләп бәйрәм уздырып булмас ул. Әлеге закон нигезендә хөкүмәт карары, норматив актлар әзерләнергә тиеш. Менә аларда Сабан туйларын  үткәрү тәртибе, аларга хакимият ярдәме турында тәфсилләп язып була. Сабантуйларны нинди язмыш көтә? Бер уйлаганда кызык инде, беръяктан халкыбызның элек-электән килгән күркәм бәйрәмнәре турында сүз бара. Икенче яктан, хөкүмәт карарлары, Президент фәрманы бу бәйрәмнәрне аерым бер кысаларга кертеп куя. “Моңа Разил Вәлиев тә аптырый”, – дисәм бик үк дөрес булмас. Аптырамый ул: “Без демократик илдә яшәмибез шул әлегә, – ди. Халыкка иң якын торган Җирле үзидарәгә күпмедер вәкаләтләр бирсәк тә, алар һәр эшне дәүләт органнары белән бергә башкарырга тиеш. Икенчедән, без – Президент республикасы һәм аның фәрманнары үтәлергә тиеш”, – ди. – Инде, гади генә әйткәндә, халыкка үз бәйрәмнәрен кире үзенә кайтару өчен нишләргә? – Иң әүвәл милли бәйрәмнәребез тарихын, аларның ничек узганын, кардәш халыкларның  бәйрәмнәрен дә өйрәнү кирәк. Бәйрәмне дәүләт реестрына кертү алдыннан махсус төзелгән экспертлар Советы үз тәкъдимнәрен Хөкүмәткә  юллый һәм хөкүмәт карар чыгара. Әйткәнемчә, бәйрәмнәргә кагылышлы мондый  карарлар бәйрәмнәребезнең эчтәлегенә дә, аларны оештыруга да ярдәм итәр, дип уйлыйм. – Закон 2018 елдан гамәлгә керәчәк. Экспертлар Советы ярты ел эчендә “кыйммәтле тәкъдимнәрне” эшләп бетерә алырмы соң? – Димәк, ашыктырырга кирәк. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары да шауласын иде. Без шауларбыз әле. Р.Вәлиев белән Сабантуй башланыр алдыннан “Хезмәт алдынгылары парады” уздыру, көрәштә профессиональ спортчылар катнашу кирәкме-юкмы икәнлеге турында да сөйләштек. Разил әфәнде уенча, хәзер мәйданда милли рухны “акча рухы” кысрыклап чыгара бара. Халык хәзер кайсы Сабантуйда кемнең батыр калуы турында түгел, нинди кыйммәтле бүләк алуы турында күбрәк сөйли кебек. Көрәшчеләрнең Сабантуй мәйданнарын  үзара бүлешеп куюлары турында да сүзләр чыга тора. Үзебезнең артистлар мәйданга ямь өстәсен дә инде, рус эстрадасы йолдызлары нинди бизәк өсти икән? Шулар турында сөйләшә башлагач, Разил һәрвакыттагыча киная белән: “Инде немец, инглиз, француз язучыларын чакыртып, акча түләп  үзебез турында романнар яздырасы гына калды”, – дип куйды. Анысы да булыр, футбол, хоккей мәйданчыкларында инде долларлар күптән тәгәри бит. Тренерларны чит илдән яллау да “матур гадәт”кә керде. Спорт уеннары әкренләп шулай “акча уены”на әйләнә бара. Соңгы арада сабантуйны интернациональ бәйрәм дип  атаучылар да күренгәли башлады. Мине “меж-меж карт” дип бәяләүчеләр дә табылыр. Әмма, милли рухны саклаучы-яклаучылар күбрәктер дип өметләнәм. Кайбер фикерләргә карата укучыларыбыз да үз сүзләрен әйтми калмас. Шуңа күрә язганнарны зур сөйләшүнең “бисмилласы” дип кабул итегез.  
Илнар Хөснуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев