Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабада "Бәләкәч" программасы ярдәмендә төзелгән балалар бакчасына 5 ел тулу бәйрәм ителде

Баланың иң күңелле, самими, рәхәт чагы - балалар бакчасына йөргәндә. Вакытлар узгач та ул үзенең яраткан бакчасын, бергә йөргән дусларын, тәрбияче апасын сагынып искә ала икән, димәк, аның сабый вакыты заяга узмаган. Һәр ата-ана баласының бакчага йөри башлавын дулкынланып көтеп ала: сабыем ияләнерме, иптәшләре кыерсытмасмы, тәрбияче апалары нинди булыр кебек сораулар борчый аны. Бүгенге көндә әти-әниләр алдында сайлау мөмкинлеге дә күп, мәсәлән, Байлар Сабасында 6 бакча эшләп тора, аларның 3есе хөкүмәтебез ярдәме белән әле соңгы елларда гына сафка басты. Бу хакта бүген "Саба таңнары" газетасы хәбәр итте.

Байлар Сабасында Пушкин урамында “Бәләкәч” программасы ярдәмендә бик тиз вакыт эчендә ике катлы мәһабәт бина үсеп чыгуын шушы тирәдә яшәүчеләр яхшы хәтерлидер әле. Яңа төзелгән 5нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасын файдалануга тапшырылуын 5 ел вакыт узган да киткән. Заманча бакчага беренче мөдир итеп 1 нче квалификацион категорияле, балаларны чын йөрәктән яратып эшләүче һәм аларга яхшы шартлар тудыручы Фирая Исмәгыйлева билгеләнүен искәртик. Аның коллектив белән берлектәге фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бик тиз арада районда алдынгылар сафына басты. 2014 нче елда мөдир булып килгән Гөлзилә Ахунова да үз эшенең остасы дип горурланып әйтеп була. Яшь җитәкче булуына карамастан, коллектив алдынгылыгын югалтмый, һәрвакыт алда баруын давам итә.

Юбилей елы биредә хезмәт куючылар өчен бик истәлекле булды. Чөнки агымдагы елда «Бәләкәч» балалар бакчасы республика мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында «Иң яхшы балалар бакчасы» исеменә лаек дип табылды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән буләкләнде. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: менә инде ике ел рәттән әлеге бакча балаларны мәктәпкә әзерләүдә югары күрсәткечләре өчен Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнә.

Шушы еллар эчендә район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә яуланган диплом, грамоталар әллә никадәр - болар барысы да коллективның, әти-әниләр һәм балаларның уртак хезмәт җимеше. Чөнки бакчада узган бер генә чара да әти-әниләр ярдәменнән, балалар катнашыннан башка узмый. “Бәләкәч”нең кечкенә генә юбилеен күптән түгел зурлап билгеләп уздылар. Чарага сабыйларның әти-әниләре кунак итеп чакырылды. Коллективны, балаларны котлап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү буенча баш белгече Луиза Гомәрова да килгән иде. Ул коллективка һәм аның җитәкчесе Гөлзилә Ахуновага зур уңышларга ирешеп эшләгән өчен район мәгариф бүлеге исеменнән рәхмәт әйтте, киләчәктә дә ата-аналар белән берлектә дус-тату гаилә булып яшәргә, балаларга сәламәтлек, коллективка янадан-яңа зур унышлар теләде. Бу бәйрәм көннәрендә бакчаның музыка белгечләре һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Балалар бар булган сәләтләрен, осталыкларын әти-әниләре каршында күрсәтергә тырыштылар. Әти-әниләр үзләре дә бакчаны котлап, сәхнә түрендә матур биюләрен, җыр-моңнарын бүләк иттеләр, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев