Татар матбугаты
Саба районында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре башлана (фото)
Бүген Сабада Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының гастрольләре башлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Сабалылар кичләрен Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектаклен карый ала, ә балаларга Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителә.
“Гашыйклар утравы” – Кариев театрының яңа сезонда чыгарылган премьерасы.
Спектакльләр 6 гыйнварда Кызыл Мишә Мәдәният йортында башланып китә. 17 гыйнварда Байлар Сабасы район Мәдәният йортында була. Чиратта – Эзмә, Явлаштау, Югары Симет, Кече Шыңар авыллары. Гастрольләр 22 гыйнварда Бигәнәй авылында төгәлләнә.
Кичке спектакльләр 19.00, ә балалар өчен тамашалар 9.00, 11.00 сәгатьләрдә башлана.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев