Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

С.Юзеевның "Сүрелмәс мәхәббәт" фильмы Х Чабаксар халыкара фестивалендә җиңү яулады

Салават Юзеевның «Сүрелмәс мәхәббәт» («Любовь до гроба») кыска метражлы фильмы 22-27 май көннәрендә Чувашия Республикасында үткән Х Чабаксар халыкара фестиваленең “Региональ һәм этник кино” конкурсында “Иң яхшы фильм” дип табылды һәм “Алтын Анне” призына лаек булды. Җиңүчеләр Чуваш дәүләт филармониясендә үткән фестивальнең ябылу тантанасында билгеле булды. Тантанада Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашкан. Бу хакта мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган. Кинофестивальдә Татарстаннан Алексей Барыкинның «Семейные хлопоты», Солтан Сөнгатуллин һәм Рөстәм Рәшитовның “Айсылу” фильмнары да катнашты. Режиссёр һәм сценарист Алексей Барыкинга милләтара багланышларны ныгыткан өчен Чуваш Республикасы башлыгының рәхмәте җиткерелде. "Сүрелмәс мәхәббәт" – “Инновация” киностудиясе татарометражкаларының икенче сезонында тәкъдим ителгән өч фильмның берсе. Фильмнарның режиссеры – Салават Юзеев, сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла. Фильмнар татар телендә төшерелгән, рус телендә титрлар бар. Музыка авторы – Радик Сәлимов. Фильмнарның презентациясе 1 апрельдә Г.Камал театрының Кече залында булган иде. Фильм Г.Камал театры фойесында төшерелгән. Фильмда драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, Г.Камал театры артистлары Хәлимә Искәндәрова, Гүзәл Сибгатуллина, Раушания Юкачева төшкән. Эчтәлек буенча төп герой буфетта эшләүче туташка гашыйк. Әмма мәхәббәтен әйтергә кыюлыгы җитмичә, килгән саен пәрәмәч кенә алып китәргә мәҗбүр. Мәскәү министры тарафыннан бүләкләнәсе ханымның (Хәлимә Искәндәрова уйный) мәхәббәт тарихын ишеткәч кенә кыюлана егет. “Чәй кирәкме? Юк! Пәрәмәч кирәкме? Юк! Мәхәббәтме? Әйе!..” Исегезгә төшерәбез, татарометражкаларның беренче сезоны 2015 елда дөнья күрде. Өч фильмның берсе – дүрт хатынлылык темасына шаярулысы – “Ишекне ябып чыгып китте” исемлесе аеруча зур популярлык казанды. Ул Казан мөселман кинофестивале, “Көмеш акбүзат” халыкара милли һәм этник кино фестивалендә (Башкортстан), Чабаксар халыкара кинофестивалендә (Чувашия), Якут халыкара фестивалендә катнашты. Чабаксар кинофестивале җиңүчеләре арасында Татарстан тамашачысына шактый таныш Уфа режиссеры Айнур Аскаровның «Из Уфы c любовью!» фильмы да бар. Төп рольне башкарган Аскар Нагаев “Иң яхшы актерлык эше өчен” “Анне” призына лаек булды. Әлеге фильм Башкортстанда прокатта зур уңыш белән бара. Апрель аенда ул Казан тамашачысына да тәкъдим ителгән иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев