Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рузил Гатин Италия театры белән иҗади контракт төзегән

Италиянең “Ла Скала” опера театры Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин белән контракт төзегән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Миланнан Рузил Гатин хәбәр итте. “4 октябрь көнне “Ла Скала” театрында тыңлап караганнар иде, - ди Рузил Гатин. - Аның нәтиҗәләре минем өчен шатлыклы булды.  Инде бер ай дәвамында спектакльгә әзерлек барды. 12  ноябрьдә “Ла Скала” сәхнәсендә премьера булачак. Италия театры белән контракт ярты елга төзелде, чөнки мондый зур театрларда ике, өч еллык контракт булырга мөмкин түгел. Проект күпме вакыт бара, контракт та шул вакытка исәпләнә. Мине ике проектка чакырдылар. Беренчесе - Джоаккино Россининың “Севилья чәчтарашы” операсында Альмавива партиясе, итальян телендә башкарам. Икенчесе - К.Глюкның “Орфей һәм Эфридика” спектакле, бусы француз телендә куелачак. Менә шуларда катнашам”. Ягымлы тенор тавышлы татар егетенең Италия театры белән контракты 2018 елның март ахырына кадәр төзелгән. Әле спектакльләр алдагы сезонда да кабатланган очракта, яңа контрактка кул куелачак. “Театрда артистлар белән инглиз телендә аралашабыз. Италия телен консерваториядә дә укыттылар, шуңа күрә итальяннар телен яхшы аңлыйм, тик аралашуым кыенрак. Буу телне камилләштерәм, шулай ук француз телендә җырлагач, бу телне дә өйрәнә башладым. Теләсә кайсы сәхнәгә чыкканда да дулкынлану хисе, әлбәттә, бар. Әмма безнең спектакльләр бик кызыклы, партияләрем дә күңелгә ятышлы. Сәхнәдәшләрем белән бик бирелеп, чын сәнгать тәмен тоеп эшлибез. “Ла Скала” - бик данлыклы  опера тетары. Биредә зур артистлар җырлаган, мәсәлән Ф. Шаляпин да Европага килгәч, биредә чыгыш ясаган”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Рузил Гатин. Исегезгә төшереп узабыз,  “Ла Скала” опера театры Миланада 1778 елда төзелгән. Биредә төрле елларда дөньяның иң талантлы опера җырчылары чыгыш ясаган. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган солист егетләр арасында Р. Гатин биредә сәхнәгә аяк басучы беренче татар җырчысы. Белешмә: Татарстанның атказанган артисты  Рузил Гатин 1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. 6 яшеннән вокал дәесләре ала башлаган. Яр Чаллыда музыка мәктәбен, Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. Иҗат юлы “Созвездие-Йолдызлык” фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә.

“Татар-информ”

Автор: Мөршидә Кыямова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев