Татар матбугаты
"Руслар да рәхәтләнеп татарча сөйләшә ала" (Татьяна Романова б/н ӘҢГӘМӘ)
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты Татьяна Романова әнә шулай ди. Тик моның өчен мохит кирәк. Әти-әнисе татарчаны бөтенләй белмәсә дә, ул Тукай телендә кечкенәдән сөйләшә башлаган. Соңыннан ире, Татарстанның атказанган артисты Зиннур Нурмөхәммәтовка да ана телен искә төшерергә булышкан.
– Зиннур Нурмөхәммәтовның милләт өчен башкарган эшләре шактый. Ләкин бүген аның үзенең иҗади мирасы саклауга мохтаҗ. Исән чагында, җырларын туплап, дисклар чыгару хакында уйламады. Күбрәк ачык һавада, зур стадионнарда чыгыш ясарга яратты, – дип сөйли Татьяна ханым. – Ә бит нинди проектлар уйлап тапты! “Йолдызлар сәламе”, “Татарстанның өч теноры”, “Җиңү җырлары”... Тамашачы бик яратты аны.
– Татьяна Яковлевна, әтиегез дә, әниегез дә – руслар. Татарча кайдан өйрәндегез?
– Мин хәзер әйбәт сөйләшмим инде, чөнки аралашу даирәсе татарча түгел. Әтием Яков Емельянович та, әнием Просковья Семеновна да татарча белми иде. Әтием гомер буе төзүче булып эшләде, Бөек Ватан сугышыннан 1946 елда гына кайтты. Аны ике санитар озата кайтты. Әнигә алар: “Апа, ачуланмагыз, мәңгелек йортын туган җирендә тапсын дип, командир кайтарырга кушты“, – диде. Әтинең хәле мөшкел, ашказанында ризык тормый, аягындагы ярасыннан кан катнаш үлек саркып тора иде. Әби улын дәвалый башлады һәм әти санитарлар әйткән мәңгелек йортына 95 яшен тутырып китте. Әни гомере буе балалар белән эшләде, ул да татарча белүнең кирәген тапмый иде кебек. Ә миңа татар теле йомшак, матур тоелды. Иптәш кызым Зоя-Зөлфиядән көн дә берничә сүз отып калырга тырыштым. Әти, хәле нинди мөшкел булса да, башымнан сыйпап: “Өйрән, кызым, өйрән, тел белү – саваплы эш ул”, – ди иде. Коммуналь йорт мине шулай итеп татарчага өйрәтте. Бигрәк тә Зояның әбисе кышка авылдан килгәч, тел өйрәнү системага салынды. Миңа инде аерым сүзләр ятларга түгел, тулы җөмләләр әйтергә кирәк булды. Әби бер авыз урысча белми, ярдәм сорый, ә мин аңлый алмый тик торам. И, гарьләнә идем аңлый алмый гаҗиз булган чакларда! Шушы коммуналь йорттан күченгәч, мохит алмашынды һәм мин дә татарчаны “онытып” тордым.
– Сезне халык “Ай кызы Зөһрә” дип аталган чыгыш аша хәтерли. Гаиләгездә тагын сәнгать кешеләре бармы?
– Нәселдә сәнгать кешеләре юк, эстрадага килүем очраклы булды. Бервакыт мәктәптә балаларның нәрсәгә сәләтле икәнлеген ачыкларга булдылар. Минем бер сыйныфташым “Динамо” спорт клубына йөри икән. Шпагатка утырып күрсәтте, матур хәрәкәтләр ясады, бөтерелде, мәтәлчек атты. Карап тордым-тордым да, ул эшләгән хәрәкәтләрне әзерлексез-нисез мин дә башкарып чыктым. Шуннан теге кыз, сине минем тренерга күрсәтергә кирәк, без еллар буе өйрәнгән күнекмәләрне ясадың, шаккаткыч бит бу дип, артымнан йөри башлады. Бик аптыраткач, беркөнне “Динамо”га киттек. Мине кабул иттеләр, аерым шөгыльләнә башладылар. Тиз арада спорт мастеры нормасын үти алдым. Инде мастер исемен алырга кирәк иде. Ә мин тоттым да спорт гимнастикасын ташладым. Чөнки бу вакытта минем хакта артистлар ишетеп алган һәм Ленин исемендәге мәдәният сараена чакырганнар иде.
Анда исә алкышлар, чәчәкләр көтә. Мәктәп баласына, 16-17 яшьлек кызга күп кирәкми: спорт урынына сәхнәне сайладым. Мәдәният йортындагы хорны Суфия Шаһиева җитәкли иде. Ул мине башкалардан аера, ярдәм итәргә тырыша һәм үзе белән гастрольләргә йөртә башлады. Күрәсең, концертлар, мәктәптәге чыгарылыш имтиханнары шулхәтле ардырган, мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел укырга керми торырга уйлаган идем. Ләкин ул чакта беркайда да эшләмәү, укымау гафу ителмәслек нәрсә булып санала иде, мәктәптән директор урынбасары килеп, мине, әнине кызган табага бастырганы истә. Шулай итеп берничә ай мотор-төзелеш заводында контролер булып эшләргә туры килде. Ә бу вакытта Суфия апаның ире, җырчы Габделхак абый Шаһиев үз төркемен оештырырга уйлаган. Суфия апа мине искә төшергән дә, бригадага кушылырга үгетләп, өйгә килделәр.
Озак та үтми татар филармониясеннән каралырга чакыру кәгазе килеп төште. Ә минем чыгыш ясарлык киемем дә юк. Шул чакны ярдәмгә иң популяр биюче Фәйтүнә апа Абдуллина килде. Ул миңа үзенең репетиция ясый торган трикосын биреп торды. Әни белән кырыйларына ялтыравыклар тегеп чыктык та, үзенә күрә сәхнә костюмы барлыкка килде. Шуның белән чыгыш ясадым, шундук эшкә алдылар, берничә көннән гастрольләргә чыгып киттек. Гастрольдән кайтканда, мине хат көтеп тора иде. Анда Мәскәүгә, эстрада бүлегенә укырга җибәрү өчен төркем туплаулары турында язылган, мөмкинлегемне сынап карар өчен, бәйгедә катнашырга чакырганнар. Жюри әгъзалары Георгий Виноградов, Леонид Масляков беренче турдан соң, башка турларда катнашып торма, син үттең, дип өйгә кайтарып җибәрделәр. Ә Зиннурны шушы ук бәйгегә музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов алып килгән. Ул чакта Зиннур Әстерханнан рус эстрада төркеме белән концерт куярга килгән булган. Аны нинди иркен, көчле тавыш дип сокланып тыңлаганым истә. Ул чакта Зиннур русча җырлый иде әле. Татарча белүе чамалы гына.
– Татарча онытуына балалар йортында тәрбияләнү сәбәпчеме?
– Зиннурның әтисе офицер булган. Әнисе исә – Әстерхан морзалары, сәүдәгәрләр нәселеннән. Бабасы кибет тоткан, әнисе дә шунда эшләгән. Репрессияләр дулкыны Әстерханга килеп каккач, аның бабасын һәм әнисен кулга алалар. Суд вакытында офицер әтисе гаиләсеннән баш тарта. Бәләкәй Зиннур аягына килеп сарылгач, аны тибеп үк җибәрә. Әнисе Мәрьям Измайлова ирен гомере буе гафу итә алмады. Сахалинда срогын тутыргач та, Зиннурны алырга Әстерханга кайта алмаган, иптәшен җибәргән. Шактый гомер узгач, Зиннур ир уртасы яшенә җиткәч, гаилә коргач, халык артисты исемен алгач, аны әтисе эзләп тапты һәм бу – минем улым дип әйтте. Зиннур аны кабул итте. Ләкин әбисе үлеп, үзен балалар йортына алып китүләре, анда шук малайны күселәр мыжлап торган караңгы чоланга бик еш ябып куюлары, чоланның бәләкәй генә тәрәзәсенә үрмәләп, әти, мине килеп ал, дип елаулары турында атасына беркайчан да сөйләмәде. Әтисе безне Әстерханга кунакка чакырды. Подвалына алып төшеп, әллә ничә елга җитәрлек итеп әзерләнгән тозланган, ысланган, маринадланган нигъмәтләрне күрсәтеп, мактанып йөрде. Шул чакны, малаең ач чагында, көне буена диңгез кәбестәсе белән тукланып яшәгәндә, син кайда булдың икән соң, дип әйтәсем килде. Зиннур исә авырлыкны Ходай рәхмәте дип кабул итә торган затлардан иде. Мин ачуым турында белгерткәч, ярый әле Сахалин мәктәбен үткәнмен, юкса тавышым бу хәтле көчле булыр идеме, дигән иде. Сахалинда ул үзләре торган йортларыннан алты чакрым ераклыктагы мәктәпкә укырга йөргән. Әнисе эштә, озатучы юк, мәктәпкә яр буйлап барасы. Диңгезнең тыныч чагы бик сирәк, еш кына йорт биеклегендәге дулкыннар кага, су аһылдый, ухылдый. Бала, куркуын басар өчен, мәктәпкә барганда да, кайтканда да кычкырып җырлап кайта. Тавыш менә шулай чыныга.
Ул бик ачык кеше иде. Күңелендә пычраклык, үч саклый белмәде. Балалар йортында тәрбияләнү, аннары Сахалинда рус мәктәбендә уку туган теленнән биздергән булган, күрәсең. Әмма үҗәтләнеп өйрәнеп, татарчаны миннән генә түгел, чеп-чи татарлардан да яхшырак белә башлады. Мохит үзенекен итә ул. Мин дә бит татарчаны “онытып” торган идем, филармониядә эшли башлагач, җәһәт искә төште.
– Зиннур абыйны татарчага Сез өйрәттегезме?
– Болай дип әйтү бик үк дөрес түгел. Мин аңа тел өйрәнүдә булдыра алганча ярдәм генә иттем. Без Мәскәүдән әзер костюм, әзер образлар, репертуар белән кайтып төштек. Зиннурга бу гына бик аз иде, ул һәр концертына яңалык кертергә омтылды. Тамашачыга җыр гына кирәкми, аның белән сөйләшергә, элемтә урнаштырырга кирәк ди, ә татарча сөйләшә алмый. Аңа татарлар текст язып бирә, ул ятлый һәм сәхнәдән шул текстны сөйли иде. Еш кына җөмләдә берәр сүз төшеп кала, йә урыннары алмашына, без сәхнә артында аның халык белән “әңгәмәләре”н тыңлап, көлә-көлә хәлдән тая идек. Ул бу хәлгә шундый пошына. Аптырагач, ярдәм итәсем килеп, телне өйрәнәсең килсә, минем белән татарча гына сөйләш, ди идем. Үзем исә филармониягә килгәч, фокусчы Хәй абый Мушинский, җырчы Наҗия апа Минкина балән аралашып, татарчамны шомарттым. Чөнки бу ике шәхес урысча бер дә белмиләр иде. Зиннур исә минем татарча белүемә гомер буе сокланды. Үзе кебек телен онытканнарның, туган телне кирәксенмәгәннәрнең күплегенә эче поша иде. Дусларына, чеп-чи рус кызы татарча белә, дип мине үрнәк итеп күрсәтте. Тел белүне бервакытта да гайре табигый хәлгә санамадым. Зиннур, фикерләве туган тел ягына авыша башлагач, татарча күп укыды, укыганын тамашачыга җиткерергә омтылды. Тора-бара Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган проектлар әзерләде. Татар әдипләре дөньяга чыксын дип, алар әсәрен татарча җырлаганнан соң, бер куплет тәрҗемә итеп русча җырлый иде. Казахча җырласа, татарчага әйләндерде.
– Аның бу чыгышлары сакланганмы соң? Зиннур Нурмөхәммәтовның варислары буларак, алардан файдалана аласызмы?
– Радио-телевидениедә күпме җыры сакланганын белмим. Саллы гына өлешен заманында режиссер Зөфәр Хәйруллин яздырып биргән иде. Баксаң, ул Зиннур төркемендә музыкант булып эшләгән икән. Зиннур абыйга хөрмәтем зур дип, телевидениедә иң тәүге эшләренең берсе – Зиннур турында кино булды. Хәзер ул кино күрсәтелми инде. Зиннурның дискы юк, үзе исән чакта бер кассета чыгарырга өлгерде. Ул мондый эшләрне бик кирәксенмәде. Варис буларак әллә ниләр дәгъва иткәнем юк, ара-тирә генә булса да җырларын радиодан яисә телевидениедән бирсәләр, шул да җитәр иде...
Юбилейларын да үткәрми торган кеше иде бит ул. Беренче тапкыр 60 яшьлеген сәхнәдә уздырды. Халык алдында имтихан тоту икән бит бу, 65 яшемә алдан ук әзерләнергә кирәк, диде. Өлгермәде, бер ел эчендә сүнде... Гәүдәсен каберенә иңдергәндә, 65 яшьлегеңне үзем үткәрәм, Зиннур, дип вәгъдә бирдем. 70 яшьлеген үткәрдем, 75 яшен... Беләсезме, бу эшләрдә үзләре дә югалту ачысын кичергән, милли мирас дип җан аткан кешеләр булышты. Мәдәният өлкәсе түрәләре дә, филармония җитәкчелеге дә түгел.
Болар – Сара Садыйкова кызы Әлфия Айдарская, Вафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә. Үзем – сценарий авторы, үзем режиссеры булдым. Тавыш пульты артында туганнарым утырды. Чөнки профессионалларны яллау бик кыйммәт иде. Дөрес, залны бушка бирделәр. Анысы өчен рәхмәт. Минем бу кичәләрдә Мәскәүдә укып кайткан, эстраданы барлыкка китергән, бакыйлыкка күчкән шәхесләрне экраннардан күрсәтәсем килде. Алар бит хәзер беркемгә кирәкми. Бу гадәт башка концертларга да күчте, анысы яхшы... Хәер, исән чакта да әллә ни кадерләнмәде инде алар... Зиннурның халык артисты исемен алуы кызык булды. Россия артистлары белән уртак концерт бара. Зиннур чыгышыннан соң Евгений Петросян килеп кулын кысты. Аралаша торгач, бернинди исеме дә булмаганны белеп шаккатты. Түрәләр янына барып, нишләп халык артистына әзерләмисез, алай кадерсез булгач, Мәскәүгә алдыртабыз без аны дигәч, бик тиз эшләп бирделәр.
– Ә үзегезнең мактаулы исемнәрегез бармы?
– Гомер буе татар эстрадасына хезмәт иттем, исем дип сорап-соранып йөри белмәдем. Шунысы кызык: әти ягыннан туганнар гомер буе Ленинградта обкомда эшләделәр. Алар да туганнарын да, үзләрен дә кайгырта белмәде. Намуссызлык, түбәнсенү булыр иде ул. Кызымда да нәкъ шундый холык, гадел, туры сүзле. Шулай итеп мин исемсез-нисез, минималь күләмдәге пенсия белән лаеклы ялга озатылдым.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев