Татар матбугаты
"Рус телендә милли әдәбият була ала дип саныйм" - Илдар Әбүзаров
Рус телендә иҗат итүче Илдар Әбүзаров үзен татар язучысы дип саный. “Мин рус телендә милли әдәбият була ала дип саныйм, чөнки әдәбият – ул тел генә түгел, ул ментальлек, идеология, этик һәм эстетик код”, - дип шәрехләде үз фикерен Илдар “Татар-информ” хәбәрчесенә рус телле татар милләтле язучылар турында кузгатылган бәхәскә җавап итеп.
![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/03/23/0960.jpg)
Илдар Әбүзаров Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән.
“Кеше татар телен белмәскә дә мөмкин, әмма ул теге яки бу милли тирәлектә тәрбияләнә”, - ди Илдар Әбүзаров. “Инглиз телендә милли әдәбият булган кебек, рус телендә дә милли әдәбият булуына иманым камил”, - дип ассызыклый Илдар һәм мисалга ирланд әдәбиятын китерә: “Алар инглиз телендә язалар, әмма үзләрен ирланд дип саныйлар. Бөек ирланд әдәбияты дигән феномен бар, - ди ул. - Австралия, канада һәм америка әдәбияты да - инглиз телендә”.![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/03/23/0961.jpg)
"Корбан-роман" фильмыннан кадр. Режиссер - Салават Юзеев.
Илдар бу фикерен узган ел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылган “Җәдид-фест”тагы очрашу вакытында да әйткән, китапларын нәшер иткәндә, псевдоним алмыйча, үзенең татар фамилиясе белән чыгару ягында булуын да ассызыклап үткән иде. Илдар Әбүзаров – Мәскәүдә яшәп, рус телендә иҗат итүче язучы. Нижгар татары, тумышы белән Түбән Новгородтан. "Яңа Пушкин" премиясе лауреаты. «Осень джиннов», «Корбан-роман», «Хуш», «Агробление по-олбански», «Мутабор» һәм башка китаплар авторы. «Хуш» романы «Милли бестселлер» һәм «Большая книга» премияләренең лонг-битенә, «Мутабор» романы «Милли бестселлер» премиясенең шорт-битенә кертелгән. Әсәрләре алман, чех, швед телләренә тәрҗемә ителгән. Авторның «Корбан-роман» повестен файдаланып, режиссёр Салават Юзеев фильм төшерде.![](http://tatar-inform.tatar/upload/image/2017/03/23/0962.jpg)
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев