Татар матбугаты
Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте 1905-1963 елларда Ростов шәһәрендә гамәлдә булган Җәмигъ мәчетен кайтарырга тели
Бу юнәлештә башкарыла торган эшләр турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Ростов өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти ярдәмчесе Мөхәммәд Бикмаев сөйләде.
Ул тарихка тукталып, 1905 елда ук, шәһәрнең иң читендә Скобелевская урамында (1920 елда ул Красноармейская урамы дип үзгәртелә) Ростов мөселманнар җәмгыятенә җир участогы бирелеп, анда беренче җәмигъ мәчете төзелгәнен әйтте. Төзелеш Наполеон армиясенә каршы сугышта үзен күрсәткән татар полклары хөрмәтенә сәүдәгәр мөселманнар акчасына башкарылган. Шул рәвешле, ике катлы манаралы мәчет калкып чыккан. Мәчет беренче һәм икенче дөнья сугышлары аша узган. Совет чорында да җомга һәм бәйрәм намазларына мәчеттә меңләгән мөселман җыела торган булган. 1953 елда капиталь төзекләндерелгән. Мәчет 1963 елга кадәр гамәлдә булган. Аннары Төньяк-Кавказ хәрби округы командующие, генерал И.Плиев фәрманы буенча, мәчет ябыла, аның милке конфискацияләнә, ә имам-хатыйбы кулга алына. Мөселманнар каршы чыгуга карамастан, мәчет алардан тартып алына.
Мәчет ябылгач, ул ашамлык кибете склады, аннары спорт залы буларак кулланыла. 1978 елда мәчетнең гөмбәзен, манарасын һәм диварларының бер өлешен җимереп, хәрби частьның солдат клубы итеп үзгәртеп төзиләр.
“Ростовның мөселман руханилары тартып алынган мәчетне кайтару буенча 50 елдан артык вакыт эш алып бара. Бүген анда хәрби часть клубы, ул инде 15 елдан артык ташландык хәлдә, бина файдаланылмый да. Әмма хәрби часть территориясе булгач, ирекле генә үтеп кереп булмый”, – дип белдерде Мөхәммәд Бикмаев. 1985-1998 елларда да мөфти Җәгъфәр Бикмаев тарафыннан мәчетне кайтару буенча омтылышлар булган. Күп кенә хатлар, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр язылган, әмма нәтиҗәсез.
Мөхәммәд Бикмаев узган 2016 елның 5 апрелендә Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең, барлык кирәкле документларны беркетеп, рәсми хат белән Ростов шәһәренең Милек-җир мөнәсәбәтләре департаментына мөрәҗәгать иткәнен билгеләп узды. 12 апрельдә үтенеч кире кагылган. Бу Красноармейская урамы, 97 нче йорт адресы буенча бинаның 1980 елда яңа төзелгән бина булуы һәм билгеләнеше буенча клуб булуы турында сүзләр белән аңлатылган.
Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, кире кагу белән килешмичә, Арбитраж судка мөрәҗәгать итә. 2016 елның 20 декабрендә чыккан карар нигезендә, Ростов өлкәсе Арбитраж суды таләпләрне канәгатьләндермәгән. Билгеләнгән вакыт кысаларында югарырак судка шикаять әзерләнә. 2017 елның 13 февралендә 15 нче суд утырышы уза һәм арбитраж апелляцион инстанция суды Ростов өлкәсе Арбитраж суды карарын үзгәрешсез калдыра, ә Диния нәзарәтенең шикаятен канәгатьләндерми.
Җирле дин әһелләре тарихи мәчетне кайтару эшендә туктап калырга җыенмый. Өлкәнең Үзәк Диния нәзарәте Җәмигъ мәчетен кире кайтару өчен барлык канунлы алымнарны кулланырга ниятли һәм якын арада, апелляцион инстанция суды карарына ризасызлык белдереп, Төньяк-Кавказ округы Арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә җыена.
Мөхәммәд Бикмаев бүген Ростов шәһәрендә нибары бер мәчет булуын һәм аның барлык мөселманнарны да сыйдыра алмавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Ростов өлкәсендә 100 меңгә якын мөселман яши, өлкәдә 17 мәчет һәм гыйбадәтханә бар.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев