Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы коллективын 90 еллыгы белән котлады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты. Завод коллективын котлап, Рөстәм Миңнеханов аларның игътибарын предприятиенең тарихына юнәлтте. ТР Президенты сүзләренчә, Татарстанда озак еллар дәвамында үз производствосын саклап һәм республика икътисадының флагманы булып кала алган предприятиеләр бик күп түгел. «Бүгенге көндә завод Ту-160 стратегик бомбардировщигын җитештерүне яңарту программасы нигезендә техник яктан яңадан коралландыру буенча актив эш алып бара», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, завод җитәкчелегенә һәм хезмәт коллективына нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Оборона министрлыгы исеменнән завод коллективын ерак авиация командующие Сергей Кобылаш тәбрик итте. Чара кысаларында завод хезмәткәрләренә РФ Оборона, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының – идарә тармагы һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Татар-информ

Автор: Рөстәм Килсинбаев

Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев